Ташлап булмый торган чыбыркы
Гомере буе җитәкче урыннарда эшләгән һәм әле дә эшләүче Балтачтагы танышым беркөнне бик тә гаҗәеп хәл сөйләп шаккатырды һәм уйландырды әле. Районның кечкенә авылында туып үскән, бала чактан ятимлек ачысын да, нужа бабай камытын да җитәрлек татыган, тормышта һәрнәрсәгә үз көче белән ирешкән. Бәлки шуңадыр да, нинди генә югары постлар биләсә дә, гади, башкаларга мәрхәмәтле булып кала алды ул. Инде район үзәгенә күченеп, “шәһәр кешесе” булганына да дистә еллар.
Очрашып, хәл-әхвәл белешкәч: “Бу ялларда гаражымны җыештырдым әле, – дип башлады ул сүзен. – Стеллажларның берсеннән авылдан килгән чыбыркы килеп чыкты. Ел саен, нәрсәгә кирәк инде бу, ташлыйм, дип тотынам да, аннан, тукта, ташлар алдыннан бер генә шартлатыйм дип, баш өстендә әйләндерә-әйләндерә, тәмләп шартлатам. Шартлатам да... тагын урынына кертеп куям. Быел да нәкъ шулай, булды, җитте, чүп булып ята, точно ташлыйм дип уйладым. Һәм ташлаганчы дип, ишегалдына алып чыгып, гадәттәгечә әйбәтләп шартлаттым. Бу тавышны ишетеп кергән күршем: “Нәрсә, көтүгә чыгарга әзерләнәсеңме әллә?”– дип көлә (ул минем бу сәер гадәтне әйбәт белә). Аңа да: “Булды, җитте, ташлыйм инде”, – дидем дә чыбыркымны чүпләр арасына илтеп аттым. Атуын аттым, әмма күңелдә ниндидер әйтеп, аңлатып булмаслык сәер тойгы, сагыш, бушлык димме, барлыкка килде. Эш белән онытылырга да тырыштым. Юк, күңелне нәрсәдер тырный гына бит. Гаражымны җыештырып бетердем дә тәки өйгә кереп китә алмадым, чүпләр арасыннан чыбыркымны эзләп алып, тагын элекке урынына кертеп куйдым. И-и, рәхәт булып китте шуннан соң! Икенче елга кадәр шунда торачак һәм тагын шушы хәл кабатланачак инде... Шаккатарлык хәл бит, шулаймы? Бер карасаң, нәрсә инде ул чыбыркы? Чыбыркы гына бит! Бер кирәкмәгәнгә авылдан күченгәндә дә алып килгәнмен үзен, юкса Балтачта бер тапкыр да көтүгә чыгасы да булмады, башка кирәге дә чыкмады. Инде ике дистә елга бер мәртәбә шартлатып карау өчен саклыйм булып чыга. Әмма ташлап та булмый... Шуны ташласам, нәрсәдер өзелер кебек...
”Танышым шушы хәлне сөйләгәнгә ничә көннәр, ә мин хыялый әле дә, кайта-кайта, шушы чыбыркы маҗарасын уйлап йөрим. Дөрестән дә, күңелгә шулкадәр якын әйберләр була лабаса. Алар дөнья бәясе – акча мизанында да үлчәнми, бүгенге кыйммәтләр янында чүп кенә дә булып тоелырга мөмкин. Әмма алар бөтен байлыктан да өстен кебек. Әле алар берәр якты хатирә белән бәйләнсә дә аңлап була кебек. Әмма еш кына фәкать күңел җепләре белән генә тоташу булып чыга. Әйтик, бу очракта чыбыркы белән бәйле нинди матур хатирә сакланырга мөмкин инде? Көтү көткән шәп еллар, балачак, яшүсмер еллар дисәң генә... Юк, бәгырьнең үзәгендә берегеп калган туган авыл, туган нигез, анда калган әти-әниле еллар турындагы җылы хатирәләрне бәйләүчедер бу очракта чыбыркы дигәнебез. Бәлки сере-хикмәте тагын да тирәндәрәктер?
Әле беркөнне генә үзебездә дә шуңа охшашрак хәл булып алды. Вак-төякләр саклана торган бүлмәдән улым үзенең түбән сыйныфларда укыганда фанердан, агачтан, тактадан ясаган әйберләрен тапкан. “Әни, син әле боларны һаман да саклыйсыңмыни?” – ди ул, гаҗәпләнеп.
– Ташлый алмыйм шул, – дим. Нәкъ танышым кебек мин дә, тузан җыеп яталар, ташларга кирәк, дип кулыма алам да, әй, боларга күпме урын кирәк инде, торсыннар шунда дип, тагын элекке урыннарына куям... Бераз үсә төшкәч, фанерны (кибеттә сатыла торган әзер турагыч такталарны) көйдереп, буяп, лаклап ясаган такталарын да саклыйм, аларга салып ит-яшелчә турарга да кулым бармый... Әле бер бик матуры өстәл каршымда стенада да эленеп тора... Зәңгәр чуар тукымадан кызым теккән тавык та (зәңгәр тавык булса ни?!), алар башлангычта укыганда ясаган кәгазь аккошлар (берсе оригами ысулы белән, берсе кисеп, ябыштырып) “стенка”да ук тора, аларның балалар бакчасында йөргәндә ясаган рәсемнәре дә, котлап үз куллары белән ясаган, язган открыткалары да – “архив”ымда. Казанда укыганда авылдашлар артыннан биреп җибәрү өчен әнинең ашыга-ашыга карандаш белән язган (күрәсең, ручка эзләп торырга вакыты калмаган) хаты да – шулар арасында... Балаларымның өч-биш, алты-җиде яшьлек “юбилей”лары саен хисләнеп язган открыткаларымны да, бер-беренә язган котлауларын да саклыйм. Тормыш ыгы-зыгысыннан арыган, кемгәдер, нәрсәгәдер хәтер калган, күңел әрнегән чакларда бик яратып, бу истәлекләрнең һәрберсен кулыма алам да хисләремә ирек бирәм. Еш кына күз яшьләрсез дә булмый... Әнә шул хатирәләр дөньясында бер мизгел генә яшәп алганнан соң ничектер сафланып, өр-яңадан тугандай, тынычланып каласың. Кем өчендер алар – чүп-чар, кем өчендер коры кәгазьдер. Кемнәрдер аларга игътибар да бирмидер. Әй, сытык, йомшак күңелле хатын-кызның шул булыр инде аның, дияр-гә дә ашыкмагыз. Әнә бит пенсия яшенә якынлашып килүче, тормышка аек карашлы, үз фикерле, максатчан ир-ат танышымның да ташлап булмый торган чыбыркысы бар...
Миңа калса, начар гадәт түгел бу. Искелеккә ябышу чире дә түгел. Һәркемнең үз “чыбыркы”сы, ташлап булмый торган чыбыркысы булырга тиеш. Үзәгендә. Йөрәк түрендә. Битараф, ваемсыз җаннар, үле җаннар булып гомер сөрмәс өчен дә, заман гамьнәренә кул селтәп, бер уйланып алыр өчен дә кирәк, ахры, ул.
Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев