Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Тормышка гашыйк

Табигатьтә тын гына агып, тирә-юньгә үзенең шифасын өләшүче кайнар чишмәләр була. Аның барлыгын, суының сафлыгын, ләззәтен тоеп яшәү җаныңа рәхәтлек, ышаныч бирә. Хезмәттәшебез, 30 ел гомерен Шәмәрдән мәктәбенә багышлаган, “Россия Федерациясенең почетлы мәгариф хезмәткәре” күкрәк билгесен горур йөртүче Әлфирә Шакированы да без әнә шул мул сулы чишмәгә тиңләр идек. Әйе, аның да күңеленнән бар кешеләргә җитәрлек иҗат җылысы, укучыларын, хезмәттәшләрен үзенә тартып торырдай илаһи көч ага.

undefinedӘлфирә Шакирова оныгы Зилия белән

Тумышы белән гүзәллеге, хезмәт сөюче халкы белән билгеле Түбән Утар авылыннан ул. Мәктәп елларында ук сәхнә белән дуслашкан кыз гомер юлын да икесен бергә үреп алып бара. Искиткеч югары зәвыклы, һәрнәрсәне энәсеннән-җебенә кадәр уйлап эшләргә өйрәнгән Әлфирә Әхәт кызы оештырган һәр чара укучыда, тамашачыда зур тәэсир калдыра. Әдәбиятны, тарихны яхшы белүе, халык фольклорыннан оста файдалануы да аның һәр эшендә ачык чагыла.

...Мәктәп тормышы белән бәйле 30 ел гомер. Әйтергә генә ансат: аның артында никадәрле эзләнү-табышлар, шатлык-борчулар, йокысыз төннәр аша яуланган үрләр ята бит. Республика күләмендә үткәрелгән һөнәри бәйгенең абсолют җиңүчесе булып, Гран-при отуы да, “Татарстан Республикасының иң яхшы мәктәп китапханәсе” исеменә лаек булып, мәктәп эчендә республикакүләм семинар үткәрелүе дә Әлфирә Әхәт кызының үз эшенең остасы булуы турында сөйли. Укучыларны китапка тарту, аларда матур әдәбият белән кызыксыну хисләре уяту өчен, нинди чаралар гына уйлап тапмый ул? Районда иң беренче булып әдәби кафе, әдәби суд, “китапханә төне”н оештырып, үз тәҗрибәсен башкаларга таратучы кеше дә ул. Әлфирә Әхәт кызын Шәмәрдән бистәсендә гади хатын-кыз итеп кенә түгел, артист, шагыйрә, режиссер, мөгаллимә һәм оста оештыру сәләтенә ия ханым буларак хөрмәт итәләр. Ул елга берничә тапкыр гомерләрен мәктәпкә багышлаган ветеран укытучылар белән очрашу кичәсе үткәреп, буыннар арасында тыгыз элемтә урнаштыруга зур өлеш кертә. Комсомол сафларында тәрбияләнеп, сугыш чоры авырлыкларын кичергән өлкән буын вәкилләренең үзара истәлекләр белән уртаклашып, укучылар белән аралашуына мөмкинлек тудыра ул.

Бернәрсә дә эзсез югалмый. “Канлы еллар ядкаре” китабы – Әлфирә Шакированың сугыш кичкән авылдашлары турында шәхси кулъязмасы. Авылдашларга багышлап язылган шигырьләр, истәлекләр-һәммәсе дә тере тарих. Китапка исемнәре кергән геройларның бүген күбесе юк инде, әмма алар турында китап булып, якты истәлек кала. Һәр язма документаль чыганакларга таянып язылган. Май чүлмәге тышыннан билгеле,диләр. Чәчәкләргә күмелгән ишек алдына керүгә, бу йортта уңган хуҗабикә яшәгәнлеге күренеп тора. Ул гаиләсендә уңган ханым, ягымлы әни, сабыр каенана. Ике ул үстереп, икесенә дә югары белем бирделәр алар. Икесен дә өйләндереп, ике килене белән бергә бер гаилә булып, 7 ел яшәделәр. Бер тавыш, бер ызгыш чыгармый, 10 кешедән торган зур гаиләнең башында тору өчен аның кебек вакытында яхшы психолог та, юл куя белүче олы йөрәкле Ана да, үз сүзен әйтә белүче дәрәҗәле ханым булырга да кирәк.

Әйе, ул – лидер. Табигатьтән бирелгән оста оештыру сәләте, кайнарлыгы-кызулыгы, таланты аңа олы тормышта үз юлын табарга ярдәм иткән. Кирәк вакытта яхшы киңәше, үтемле тәкъдиме, тынгысыз хезмәте белән коллектив эчендә кайнаган Әлфирә Әхәтовнага гаилә бәхете, сәламәтлек,иҗат чишмәсенең һичкайчан саекмавын телибез.

Резидә Сабирова, татар теле һәм өдәбияты укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев