8 июль 2021 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов: Корылыкка каршы системалы эшләргә кирәк
«Захаровка (Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе башлыгы - Т.И. искәрмәсе) бәйләнгәнгә карап, яңгыр булмаячак. Аллаһыдан ярдәм сораячакбыз, вазгыять гади түгел», — дип белдерде Президент.
-
9 июльгә һава торышы
9 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак. Төньяктан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә +10..+15˚, көнбатыш районнарда +20˚, көндез +28..+33˚ градус.
-
Стендка һәм пуля белән ату буенча Европа Чемпионаты һәм Беренчелеге җиңүчеләрен котлау
Татарстан Республикасы Спорт министрлыгында стендка һәм пуля белән ату буенча Европа Чемпионатында һәм Беренчелегендә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе данын яклап катнашкан спортчыларның уңышлы чыгышларына багышланган тантаналы чара узды.
-
Буа районы игенчеләре уңыш җыюга керештеләр
Буа районының "Авангард" хуҗалыгы игенчеләре беренчеләрдән булып уракка чыктылар. Кырлардагы эшне Буа районы башлыгы Рәнис Кәмәртдинов тикшерде.
-
Иске Икшермә авыл җирлегендә мини-футбол турниры узды
Иске Икшермә авыл җирлегендә Ахметханов Ришат истәлегенә мини-футбол турниры узды. Ахметханов Ришат мини-футбол буенча Икшермә командасы составында уйнады. Әлеге турнирда 6 команда катнашты: Икшермә 1, Икшермә 2, Шытсу, Сатыш, Юлбат, Сабабаш.
-
КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #30/ "Ч" хәрефе
Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.
-
Түбән Симет авылына чишмә суы тоташтыру эшләре башланып китте
Фоторепортаж.
-
Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады
«Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек теләп калам! Гаиләләрегез нык, тормышларыгыз имин булсын!» - диелә видеокотлауда.
-
АО «Транснефть – Прикамье» завершило плановые работы на участках нефтепроводов в трех регионах
АО «Транснефть – Прикамье» завершило плановые ремонты на производственных объектах в Республике Татарстан, Пермском крае и Самарской области.
-
Лесхозда яшәүче Флера һәм Владимир Андреевларга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды
Алар кулга-кул тотынышып 49 ел яшьлек хисләрен саклап, бәхетле гомер юлыннан атлыйлар.
-
Июль аенда татарстанлыларга бушлай юридик консультация алу мөмкинлеге тудырыла
Чарага килгәндә коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә кертелгән барлык чикләүләрне үтәү таләп ителә, битлек кию мәҗбүри.
-
Сихәт табам синдә табигать
Эзмә авыл җирлегенең Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре “Ак калфак” клуб берләшмәсе членнары белән табигатькә сәяхәткә бардылар. Чараның беренче өлеше “Сихәт табам синдә табигать” дигән исем астында дару үләннәренә багышланып узды, чишмә буенда үскән шифалы үләннәрне җыеп самавыр чәе кайнаттык. Икенче өлеше “Су буенда кичке уен” дигән исем астында төрле уеннар,җырлар белән үрелеп барды. Өлкәннәребез хатирәләр, истәлекләр яңартып күңелле ял иттеләр.
-
Тормышка гашыйк
Табигатьтә тын гына агып, тирә-юньгә үзенең шифасын өләшүче кайнар чишмәләр була. Аның барлыгын, суының сафлыгын, ләззәтен тоеп яшәү җаныңа рәхәтлек, ышаныч бирә. Хезмәттәшебез, 30 ел гомерен Шәмәрдән мәктәбенә багышлаган, “Россия Федерациясенең почетлы мәгариф хезмәткәре” күкрәк билгесен горур йөртүче Әлфирә Шакированы да без әнә шул мул сулы чишмәгә тиңләр идек. Әйе, аның да күңеленнән бар кешеләргә җитәрлек иҗат җылысы, укучыларын, хезмәттәшләрен үзенә тартып торырдай илаһи көч ага.
-
УВЕДОМЛЕНИЕ
Заключение договоров будет происходить в месте нахождения филиала АО «ТАТМЕДИА» редакция газеты "Саба таннары".
-
8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне
Гаилә гомер-гомергә дәүләт һәм җәмгыятьнең нигезе булды. Районыбызда озак еллар татулыкта, үзара аңлашып яшәгән, мәхәббәт, тугрылыкны саклап яшәүче матур гаиләләр бихисап. Алар бүгенге яшьләргә һәр яктан үрнәк. Һәр көннең кадерен белеп, якыннарыбызны саклап, хөрмәтләп, гаилә кыйммәтләрен өстен куеп яшик!