Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Стендка һәм пуля белән ату буенча Европа Чемпионаты һәм Беренчелеге җиңүчеләрен котлау

Татарстан Республикасы Спорт министрлыгында стендка һәм пуля белән ату буенча Европа Чемпионатында һәм Беренчелегендә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе данын яклап катнашкан спортчыларның уңышлы чыгышларына багышланган тантаналы чара узды.

Тантанада Татарстан Республикасы Спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм Татарстан Республикасы пуля белән һәм стендка ату Федерациясе Президенты Сергей Демин катнаштылар.

«Сабантуй» спорт мәктәбеннән әлеге чарада директор Габдулманов Р.Н., стендка ату буенча тренер Алексеев Ю.В., спортчы Батыршина З.Р. катнаштылар. Чара ахырында Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев