Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Июль аенда татарстанлыларга бушлай юридик консультация алу мөмкинлеге тудырыла

Чарага килгәндә коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә кертелгән барлык чикләүләрне үтәү таләп ителә, битлек кию мәҗбүри.

«Игелекле эшләр көне» хәйрия фондының юридик хезмәте июль аенда Татарстан халкы өчен бушлай консультацияләр үткәрәчәк. Казан мэриясе порталында шул хакта хәбәр ителә.

Гомуми мәсьәләләр буенча консультацияне һәр пәнҗешәмбедә 10.00-12.00 сәгатьләрдә алырга мөмкин.

13 июльдә 10.00-12.00 сәгатьләрдә гражданнарның сорауларына ТР Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге Төбәк иҗтимагый контроль үзәге белгечләре җавап бирәчәк.

Гаилә һәм балаларга бәйле мәсьәләләр буенча юридик ярдәмне 23 июльдә 10.00-12.00 сәгатьләрдә күрсәтү күздә тотыла.

26 июльдә 10.00-12.00 сәгатьләрдә Росреестр идарәсе һәм ТР Кадастр палатасы хезмәткәрләре милек мәсьәләләре буенча консультация үткәрәчәк.

Консультацияләр Калинин урамы, 3нче йорт адресы буенча уздырыла. +7(843)236-65-61 телефоны буенча алдан язылырга кирәк. Чарага килгәндә коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә кертелгән барлык чикләүләрне үтәү таләп ителә, битлек кию мәҗбүри. 

Фото: Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев