Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: Корылыкка каршы системалы эшләргә кирәк

«Захаровка (Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе башлыгы - Т.И. искәрмәсе) бәйләнгәнгә карап, яңгыр булмаячак. Аллаһыдан ярдәм сораячакбыз, вазгыять гади түгел», — дип белдерде Президент.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда корылыкка каршы системалы эш кирәклеген әйтте. «Иҗтимагый сектор гына түгел, шәхси хуҗалыкларның да терлек азыгы белән тәэмин ителүен кайгырту мөһим», — диде Президент бүген парламентның егерме өченче утырышында.

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» дәүләт учреждениесе башлыгы Сергей Захаров оешманың эше турында сөйләде. Депутат Таһир Һадиев 38 районда корылык аркасында гадәттән тыш хәл кертелгәнен искәртеп, калган биш районда ни өчен бу режим кертелмәве белән кызыксынды.

«Биш район ни өчен төшеп калды? Бүген сайлаучылар да, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре дә шул хакта сорый. Температура югары, янгыннар булып тора. Сез 10 квадрат метр ераклыктагы җиһаздан чыгып кына эш итәсез, ә гомуми территория 150 мең гектар. Комиссия белән чыгып, уҗымнар торышын карап булмый мени?» — диде Һадиев.

Сергей Захаров моны сәер сорау дип бәяләде. «Без һава һәм туфрак корылыгы буенча күзәтү оештырабыз һәм Хөкүмәткә, Авыл хуҗалыгы министрлыгына мәгълүмат җиткерәбез. Карар шунда кабул ителә», — диде.


Сергей Захаров Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп, уҗымнарның торышын күзәтеп торганнарын, реаль вакыт режимында температураны, дымның күләмен бәяли торган автоматик станцияләр буенча сынау проекты буенча Татарстан илдә бердәнбер төбәк булуын әйтте.

Рөстәм Миңнеханов корылыкта Гидрометеорология үзәген генә гаепләмәскә киңәш итте. «Захаровка бәйләнгәнгә карап, яңгыр булмаячак. Аллаһыдан ярдәм сораячакбыз, вазгыять гади түгел. Былтыр уңыш булгач, Захаровны искә төшерүче дә булмады. Быел яңгыр булмагач… Кирәкмәгән вакытта явачак әле яңгыр. Атта да, тәртәдә дә гаеп бар…» — диде.

«Татарстан хезмәте, башка төбәкләр белән чагыштырганда, яхшы җиһазландырылган. Шул җиһазларның мөмкинлегеннән чыгып, у мәгълүмат биреп баралар алар. Ләкин безгә алдагы атна-ун көнгә генә түгел, алдан өч айга фаразлар кирәк шул… Мин алай тәнкыйди бәяләмәс идем», — диде Президент. 

«Гадәттән тыш хәл кертү буенча утырыш үткәрдек. Безнең барлык карарлар үзара килештереп кабул ителә. Без гел корылыкка чыдам культуралар һәм мелиорация сораулары турында әйтеп килдек. Республиканың корылыкка каршы көрәш өчен ресурслары, резервлары бар, дөрес оештыру чаралары кирәк», — дип әйтте Татарстан Президенты. 

Фото: tatarstan.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев