Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Яхшылык һавада эленеп калмый...

Быел Сатыш авылы өлкәннәрен район хастаханәсенә диспансерлаштыруга алып бардылар. Моңа барыбыз да бик шатланып риза булдык. Шулай коридорда чират көтеп утырганда, янымдагылардан кабул итүче табиб кем дип кызыксындым. «Бик әйбәт яшь кыз бала»- дигәч, җанга рәхәт булып китте. Өлкән кешегә күп кирәк мени, бер җылы сүз дә йөрәккә шифа булып ята бит.

Дөрестән дә, бүлмәгә керүгә, мине нурлы йөзле табибә кыз каршы алды. Башта бик әйбәтләп сорашты, җавапларымны игътибар белән тыңлады. Аннары бөртекләп-җентекләп дигәндәй, дәвалану

ысулларын аңлатты, киңәшләрен бирде. Исләрем-акылларым китте мондый игътибарга. Кемнең мәрхәмәтле баласы булыр бу, мин әйтәм. Мин үзем авыртсам да, «бүлнис»кә йөрергә яратмыйм. Соңрак бу мәрхәмәтле табибәнең исем фамилиясен дә белештем: Айгөл Таҗиева икән. Шәфкать туташлары Зөһрә белән Энҗе дә йомшак сүзләре белән дәвалыйлар. Дөресен генә әйткәндә, табибларның барысыннан да шулай риза булып чыкмыйсың. Дорфалары, кеше хәлен аңламый торганнары бар дип тә ишеткәләгәнем булды. Үзебезнең участок табибларны алай дип әйтә алмыйм, шөкер. Моннан бер-ике айлар элек Казаннан кайтканда, минем янда ике хатын-кыз сөйләшә: Чабаксарда аякка операция ясаткан идем, ди берсе, кич белән алып кереп киттеләр, күрәмсең, тәүлек буе эшлиләр,тиз арада аякка бастым, бик уңышлы чыкты. Рәхмәт йөзеннән чәй эчәргә күчтәнәчемне дә алмадылар, - ди. Кыскасы, юл буе мактады да мактады Чабаксар табибларын. Менә бит, мин әйтәм, яхшыны начар дип әйтеп булмый. Әлхәмдүлилләһ, үземә дә фәкать шундый тәрбияле, мәрхәмәтле табиблар, ачык йөзле шәфкать туташлары белән генә аралашырга туры килде гомерем юлында. Кешегә яхшылык эшләсәң, ул һавада эленеп калмый, үзеңә мең изгелек булып әйләнеп кайта бит. Кеше сәламәтлеге сагында торучылар да үз вазифаларына намус белән карасыннар, авыруларның ихлас рәхмәтләрен ишетеп куансыннар иде. Айгөлебезгә дә сабырлык һәм уңышлар телим.

Мәдинә Каюмова,

Сатыш авылы.

Фото: magnit.holme.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев