1 ноябрь 2019 яңалыклары
-
Казан ЮНЕСКОның креатив шәһәрләре исемлегенә керде
Әлеге исемлеккә 246 шәһәр кергән.
-
Луиза Хәйруллина: “Балаларымны сагынам”
Салават шәһәрендәге “Россельхозбанк” бүлекчәсеннән 23 миллион сумнан артык акчалар урлаган Луиза Хәйруллина тәүге тапкыр мәгълүмат чаралары белән аралашты.
-
Яхшылык һавада эленеп калмый...
Быел Сатыш авылы өлкәннәрен район хастаханәсенә диспансерлаштыруга алып бардылар. Моңа барыбыз да бик шатланып риза булдык. Шулай коридорда чират көтеп утырганда, янымдагылардан кабул итүче табиб кем дип кызыксындым. «Бик әйбәт яшь кыз бала»- дигәч, җанга рәхәт булып китте. Өлкән кешегә күп кирәк мени, бер җылы сүз дә йөрәккә шифа булып ята бит.
-
Киләсе атнада Татарстанда көннәр җылыта
Республикада хәзерге салкын һава торышы климат нормасына туры килә.
-
Россиягә Белоруссиядән коры сөтне азрак китерә башлаганнар
Илкүләм сөт җитештерүчеләр берлеге генераль директоры искәрткәнчә, Белоруссиядән Россиягә продукция китерү структурасы үзгәреш кичергән.
-
Татарстанда көчле буран көтелә
Синоптиклар бозлавык һәм күз күременең начараюы хакында кисәтте.
-
“Мин ОМОН булам”
Менә өченче ел инде Тимершык мәдәният йортында мәктәп балаларын җыеп, көч структуралары хезмәткәрләре белән очрашулар үткәрәләр. Быелгы чара Татарстанда барган эшче һөнәрләр елы һәм районыбызда гамәлгә ашырылучы Балаһөнәр проекты кысаларында оештырылды.
-
"Тургай" приютында тәрбияләнүчеләр суд приставларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Фоторепортаж
-
"Saba balahoner" программасы кысаларында Саба гимназиясе укучылары журналистика, газета чыгару эше белән танышып, үз куллары белән эшләргә өйрәнделәр
Фоторепортаж
-
Көрәш карарга чакырабыз
Районыбызда ноябрь “каникуллары” кызыклы мәдәни-спорт чаралары белән истә калачак. Әйтик, 6 ноябрьдә Саба спорт-мәдәни үзәгендә “Саба таңнары” газетасы призына һәм Татарстан республикасы чемпионатына иң көчле көрәшчеләрне сайлап алу буенча ир-егетләр арасында шәхси-команда беренчелегенә милли көрәш ярышлары үтәчәк. Инде 49 тапкырын уздырылучы әлеге бәйгегә районның оешма-предприятие, хуҗалыклар командалары, шулай ук аерым көрәшчеләр ныклы әзерлек алып бара. Спорт сөючеләрне ял көннәрендә гаилә белән татар көрәше карарга чакырабыз. Ярышлар 10.45 сәгатьтә башлана.
-
Минтимер Шәймиев: Евгений Примаков бөек сәясәтче һәм галим иде
Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Евгений Примаковны үзенең укытучысы дип санаган.
-
Грипптан алдан сакланыгыз
Грипп – йогышлы авыру. Авыру чыганагы – чирле кеше, вирус организмнан селәгәй белән, ютәлләгәндә, төчкергәндә чыга. Тын юлларына эләккәч, вирус үрчи башлый. Авыруның беренче билгеләре вирус белән зарарланып, 36-60 сәгать үткәч башлана. Тән температурасы күтәрелә, ул 39-40 С ка җитәргә мөмкин, кеше туңа башлый, баш һәм мускуллар авырта, хәлсезлек, ашыйсы килмәү кебек билгеләр булырга мөмкин.
-
Татарстанда юл коймасына кысылып калган пошины коткарганнар
Машина йөри торган юлда поши ятуы хакында Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча ЮХИДИ идарәсенең юл-патруль хезмәте полкы инспекторларына автомобильче хәбәр иткән.
-
“КӨЗГЕ КАНИКУЛ” ОПЕРАЦИЯСЕ
30 октябрьдән укучыларның көзге каникулы башланды. Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан ЮХИДИнең район бүлекчәсе “Көзге каникул“ профилактик операциясе башлануы турында кисәтә.
-
Казанның «Ак Барс» Яшьләр үзәге банкрот дип табылды
Оешманың бина хуҗасы – Ак Барс Банкына 8 миллион сумга якын бурычы җыелган.