Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Минтимер Шәймиев: Евгений Примаков бөек сәясәтче һәм галим иде

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Евгений Примаковны үзенең укытучысы дип санаган.

Россиянең элеккеге Премьер-министры һәм тышкы эшләр министры Евгений Примаков күренекле дәүләт эшлеклесе иде. Татарстан Республикасының беренче Президенты һәм ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев «МИР» телеканалына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Ул күренекле сәясәтче, галим һәм дәүләт эшлеклесе иде. Ул моны үз тормышы белән раслады. Евгений Максимович кайда гына эшләсә дә, һәрвакытта да үзенә тугры булып калды», - дип искәртте Минтимер Шәймиев.

Татарстанның беренче Президенты Шәймиев Примаковны үзенең укытучысы дип санаган.

«Мин чыннан да аны үз укытучым дип саный идем. Аның мемуарлар сериясендә чыккан соңгы китабын алгач, рәхмәт хаты әзерләдем һәм анда: «Сезнең укучыгыз – Минтимер», - дип яздым, - диде ТР Дәүләт Киңәшчесе.

Аның сүзләренчә, мондый мөрәҗәгать – Евгений Примаковка карата хөрмәт билгесе булып тора. Быелның 29 октябрендә Россиянең элеккеге Премьер-министры һәм тышкы эшләр министрына 90 яшь тулган булыр иде.

Фото: архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев