Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Буыннан буынга күчкән мөгаллимлек" сәхифәсе

ХӘМЗИННАР: гасырларга сузылган мәгърифәтчелек

Май аенда 100 еллыгын билгеләп үтәчәк бай тарихлы Шәмәрдән урта мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия бирү эшенә күпләгән укытучылар гаиләләре белән алынган. Алар үз хезмәт чорында халык мәгарифен үстерүгә зур өлеш керткән. Мөгаллимнәр династияләре арасында Хәмзин­нар аерым урын алып тора. Аларның гаилә шәҗәрәсе, тормышлары, эшчәнлекләре турында шактый мәгълүматлар тупланды.

Династиянең  чишмә башы

 Династиянең башы 19нчы йөзләр ахырына, 1889 елда Чистай өязе Татар Ялтаны авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килгән Кирам Хәмзинга барып тоташа. Сигез бала үсәләр. Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, аны Чистайга чакыртып алалар һәм өяздә оештырылган Мөселман комиссариаты рәисе итеп сайлыйлар. Аның җитәкчелегендә күп эш башкарыла: татар авылларындагы мәктәпләргә укытучылар әзерләү буенча 2 айлык курслар ачыла; татар телендә “Берлек” исемле атналык газета чыгарыла. Өяздә гражданнар сугышы тәмамлангач, ул үзенең эшчәнлеген мәгарифне үстерү өлкәсендә дәвам итә. 1920 елның азагында Кирам Хәмзинны партия чакыруы буенча Кырымга мәгариф халык комиссары итеп җибәрәләр. Ул анда кышлакларда, авылларда башлангыч мәктәпләр ачтыру, укытучылар әзерләү белән шөгыльләнә.  1923 елда каты авырудан соң вафат була. Әтиләренең эшен балалары дәвам итә.

 

Дәвамчылар

Кирам Хәмзинның кызлары барысы да мөгаллимлек һөнәрен сайлый. Мәрьям Хәмзина Ригада рус теле һәм әдәбияты укыта, Асия Сәмарканд өлкәсенең Ургут шәһәрендә математикадан белем  бирә, Ватан сугышында катнашкан Суфия Кирам кызы Чистай районы Татар Ялтаны мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы була. Ә 1914 елгы Әнвәр Кирам улы мәктәптә 4 ел гына эшләп кала. Аннары Чкалов хәрби училищесын тәмамлап, 170нче танк бригадасында хезмәт итә. Мәскәү янындагы сугышларда каты яралана. Әмма алгы сафта кала. 1943 елда Ростов өлкәсенең Урта Митякино авылын азат иткәндә батырларча һәлак була һәм туганнар каберлегенә җирләнә. (1978 елда улы Шәүкәт Хәмзин, Үзәк архивлардан яңа мәгълүматлар алып, әтисенең сугышчан эзләре буйлап сә­фәргә чыга һәм танкистлар кү­мелгән туганнар каберлегенә чәчәкләр салуга ирешә).

Өченче буын

Әнвәр Хәмзинның тормыш иптәше Гөлсем Дәүләт кызы Алабугада махсус курслар һәм Казан педагогия институтын тәмамлый.  Ире Ватан азатлыгы өчен гомерен биргәч, уллары Фәрит белән Шәүкәтне аякка бастырып кына калмый, ятим балаларга да ярдәм итә. Татар Ялтаны балалар йорты директоры вазифасына билгеләнә, алар мәшәкате белән  яши, борчыла-кайгырта, барысы өчен дә җавап бирә. Үзе укыткан тарих дәресләрендә балаларны Ватанны яратырга, халык традицияләрен, гореф-гадәтләрен сакларга өйрәтә. Педагогик эшчәнлеккә 55 ел гомерен багышлый. Әнисе юлыннан киткән Шәүкәт Әнвәр улының исеме исә районыбызда яшәүчеләргә яхшы таныш. Чөнки  язмыш җилләре аны Саба якларына алып килә һәм гомерлеккә калдыра. Туып-үскән гаилә мохитенең укытучылык рухы белән сугарылган булуы да шушы һөнәрне сайларга этәргеч бирә. Казан педагогия институтының тарих факультетында белем алганда, чит телләр факультеты студенты Суфия Гыйззәтуллина белән танышулар, тормыш юлыннан һәрчак янәшә барырга вәгъдә бирешүләр барысын да хәл итә. 1968 елдан алар тормыш юлдашы туып-үскән Шәмәрдәндә тарих фәненнән һәм инглиз теленнән белем бирүгә алыналар. Ул вакытта мәктәп дигәне баракларны хәтерләткән агач биналардан тора иде. Карама бүрекнең тышына, кара эченә, диләр. Идәннәре сыгылып торган мәктәптә балаларга үз һөнәренә ихлас табынган мөгаллимнәр белем бирде. Укучысы буларак, үзем дә тарих дәресләрендә тын да алмыйча Шәүкәт Әнвәр улын тыңлаганымны яхшы хәтерлим. Китапта язылганны болай да укыйсың, ә ул дәреслекләрдә юк материалны мавыктыргыч итеп сөйләве белән үзенә тарта иде.

 1976 елда Шәүкәт Әнвәр улы Шәмәрдәндә төзелгән ике катлы мәктәпнең директоры итеп билгеләнә һәм 2010 елга кадәр шушы җаваплы вазифада була.

“Әтинең өйдә торырга вакыты юк иде. Безне кечкенәдән әйткән  сүздә тора белергә, сайлаган һөнәреңә тугры булып калырга өйрәтте. Укытучының балаларны, үз фәнен яратырга тиешлеге, һәр ирешелгән уңышның нигезендә ару-талусыз хезмәт ятуы турында еш кабатлый иде. Бездә мәктәп белән өй тормышы аерылгысыз булды”, – ди әтисе турында кызы Резеда  Кәримуллина.

 Фидакарь хезмәте өчен Шәүкәт Хәмзин Россия Федерациясенең Почетлы мәгариф хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы булды. “Алтын йөрәкле кеше” бәйгесе җиңүчесе иде. Кырык елдан артык гомерен Шәмәрдән мәктәбе белән бәйләгән олуг зат 79 яшендә вафат булды һәм туган авылында җирләнде. 2021 елда лицейда аның истәлегенә мемориаль такта ачылды.

Эстафета кемнәр     кулында?

1989 елдан Хәмзиннарның мөгаллимлек династиясен Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология институтын тә­мам­лаган Резеда Шәүкәт кызы дәвам итә. Остазы – әнисе. Дүрт ел тарих фәненнән белем биреп, инглиз теле укытучысы булып күчкәч, аның дәресләренә еш кереп утыра, күпъеллык тәҗрибәсенә таяна ул. Районның иң абруйлы чит ил телчесе янына хезмәттәшләре дә, студентлар да  практика үтәргә еш киләләр. Татарстанның атка­зан­ган укытучысы Су­фия Рәхмәтулла кызы үрнәгендә үз һө­нәренең осталары тәрбияләнә. Инде Резеда Кәримуллина үзе дә күпләрнең остазы булды. Шәкертләре югары уку йортларында белем бирә. Ике ел элек кенә өч укучысы инглиз теленнән Бердәм дәүләт имтиханы тапшырып, көнчыгыш телләре факультетына укырга кергән.

“Хәзер инглиз теленең әһәмияте, балаларның кызыксынуы артты. Яшьләр инглизчәгә киләчәкне күздә тотып тартыла, теләп үзләштерә. Дәрестән тыш чараларда балалар чит илгә барырга туры килгәндә җәмәгать урыннарында аралашырга өйрәнә”,– ди Резеда Рәхмәтулловна.

Ул укытудан тыш, 2011 елга кадәр үтә җаваплы завуч вазифасын да башкара. Нык тупланган, көчле, үз белемен күтәрү өстендә даими эшләүче педагогик коллектив белән уртак тел табуга ирешә. “Укытучы – изге һөнәр. Балаларыбызның, халкыбызның ки­ләчәге алар кулында, аның алтын йөрәгендә дип уйлыйм. Бары тик көчле рухлы, сабыр кеше генә бу эшкә күңелен биреп, тиешле дәрәҗәдә укыту сәләтенә ия була аладыр. Бала күңеленә изгелек орлыклары чәчкәндә бөтен тормыш тәҗрибәңне, белемеңне күңел җылыңны бирергә кирәк. Шул чакта чәчкән  шәфкатьлелек орлыклары тигез үсеп чыгадыр. Корымасыннар гына. Аларны саклап калу укытучының изге бурычы”,– ди ул.

Уллары башка  һөнәр сайлаган  Резеда ханым Хәмзиннар династиясенең дәвамчылыгын 6 яшьлек оныгы Арьянада  күрә. Ул укытучы булырга җыена икән. Хыялы  чынга  ашсын  иде. (Фотолар һәм видео saby-rt.ru сайтында, социаль челтәрләрдә.)

Читтән караш

Гөлнур Гыймадиева,

директор урынбасары:

Мин Шәмәрдән мәктәбенә 1999  елда  килдем һәм остазым, олы җанлы,  киң  йөрәкле җитәкче Шәүкәт Әнвәр  улының коллектив турында  кайгыртучанлыгын тоеп эшләп  калдым. Ул балаларга бик игътибарлы иде. Аларга дәрес материалы биргәнче бүген тыныч йоклаганмы,  иртәнге ашны  ашаганмы, шуны белешергә  куша  иде. Кечкенә  эшләрдә дә  зур хезмәтнең башлангычын күрә белде. Дәресләрне югары  методик  дәрәҗәдә үткәрүне таләп итте. Ул мәктәпнең патриоты иде һәм Шәмәрдән педагогик  коллективы һәрвакыт  беренче булсын өчен   бар  көчен куйды.

 

Читтән  караш

Феруза Шамиева,

педагог-психолог:

“Кешелеклек  сыйфатларына килгәндә, Резеда Шәүкәтовна нинди генә  вәзгыятьтә һәрвакыт  елмаер, ягымлы булып калыр, тавышын беркемгә дә    күтәрмәс. Зыялылыгы башкаларга  үрнәк. Укытучы буларак та, һәр балага шәхес итеп  карый, индивидуаль  якын  килергә тырыша. Кайчак укытучыдан бала бирем ала, әмма үтәлешен таләп  итү  ягы  аксый. Резеда Шәүкәтовна исә бу мәсьәләдә үзе булдырган системага нык таяна. Аның  укыту методикасы баланы  күзгә  күренеп   үзгәртә. Укучы  белемнең әти-әнисе өчен түгел,  киләчәктә  үзенә  кирәк булачагын  аңларга  өйрәнә”.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев