1 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Салават Фәтхетдинов кызын кияүгә биргән [+фото]
30 декабрьдә Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов икенче кызы Алинәне кияүгә бирде. Никах мәҗлесе Казанның Мәрҗани мәчетендә узган. Яшьләрне котлап, татар эстрадасының күп кенә артистлары чыгыш ясаган. Аларның фотолары әкренләп интернет челтәрендә пәйда була башлады. Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар исә артистлар арасында мәҗлескә чакырылган бердәнбер кунак булган. "Салават белән бик...
-
Бүгеннән шоферларга ташлама бирелә
Бүгеннән башлап Административ хокук бозулар турындагы кодекска кертелгән үзгәрешләр үз көченә керә. Аның нигезендә юлда йөрү кагыйдәләрен бозучылар штрафның яртысын гына түли ала. Моның өчен салынган штрафны 20 көн эчендә түләргә кирәк булачак. Искә төшерәбез, бу барлык кагыйдәләрне бозуларга да кагылмый. http://www.almet-rt.ru/
-
Яңа ел каршыларга ашыгучының гомере өзелгән
Кичә, 31 декабрь көнне 21 сәгать 40 минутта Кукмараның Магистральная урамында 1991 елгы «Форд Фьюжен» машинасын йөртүче 1972 елгы кешене бәрдерә. Җәяүле юлны тиеш булмаган урыннан кисеп чыккан була. Зыян күрүче һәлакәт урынында җан бирә.
-
Сабада 25 градуска кадәр салкынайта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 1-3 гыйнварда һава температурасы сизелерлек түбән төшәчәк.
-
Яңа ел төнендә Татарстанда 16 юл-транспорт һәлакәте һәм 11 янгын булган
Кызганычка, бәйрәм төне дә төрле казаларсыз узмаган. Республикада 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә коткаручылар 16 юл һәлакәте һәм 11 янгын очрагы теркәгән, дип хәбәр итә республиканың Гадәттәнтыш хәлләр министрлыгы.
-
"Байлар Сабасы - Лесхоз" юлында юл-транспорт һәлакәте [+фото]
Бүген, 1 гыйнвар көнне, төнге 01:13 сәгатьтә Сабабаш белән Лесхоз арасындагы юлда юл-транспорт һәләкате була. "ВАЗ-2112" машина йөртүчесе машинаны юлда тотып кала алмый һәм юл кырыена төшеп китә.