Саба таңнары

Яңа ел төнендә Татарстанда 16 юл-транспорт һәлакәте һәм 11 янгын булган

Кызганычка, бәйрәм төне дә төрле казаларсыз узмаган. Республикада 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә коткаручылар 16 юл һәлакәте һәм 11 янгын очрагы теркәгән, дип хәбәр итә республиканың Гадәттәнтыш хәлләр министрлыгы.

Мәсәлән, Казанның Совет районында 3 янгын булган - бер фатир һәм ике шәхси йорт янган. Яңа ел төнендә Әлмәттә ике шундый очрак булган, Бөгелмәдә - бер янгын чыккан.

http://intertat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: