1 март 2021 яңалыклары
-
Укучылар арасында 3*3 баскетбол ярышы
27 февраль көнне Килдебәк мәктәбе базасында укучылар арасында 3*3 баскетбол ярышы булып узды. Әлеге ярышта үз зоналарында беренче, икенче урынны алган егетләр һәм кызлар командалары үзара көч сынашты. Уеннар бик мавыктыргыч булды, командалар ныклы хәзерлек белән килүләрен күрсәттеләр.
-
Ркаил Зәйдулла: Марат Кәбиров «Киллер» әсәрендә укучыны бәхәсле хакыйкатькә ышандыра
Халык шагыйре фикеренчә, «Киллер» әсәре җиңел тоелса да, төбендә мәңгелек фәлсәфә ята.
-
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Гаилә фермер династиясе конкурсына гаризалар ала башлый
Яраткан эшләрендә гомумтанылган хезмәт кешеләре хөрмәткә лаек. Хезмәткә һәм туган җиргә мәхәббәтне буыннан-буынга тапшыручылар тагын да зур ихтирамга лаек. Нәкъ менә шундыйлар өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә «Татарстан Республикасының Гаилә фермер династиясе» республика конкурсын оештырды. Җиңүчеләр 100әр мең сум акча алачак.
-
Булачак журналистлар – бәйгегә!
Бәйгене “Шәһри Казан” газетасы редакциясе Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе белән берлектә оештыра. Ул мәктәп-гимназияләрнең югары сыйныфларында, шулай ук һөнәри урта белем бирү учреждениеләрендә белем алучы татар яшьләре арасыннан журналистикага тартылучыларны барлау максатында уздырыла.
-
Татарстанлылар урманда булган хәлләр турында «Берегите лес» мобиль кушымтасы аша хәбәр итә ала
Татарстанлылар урманда булган хәлләр турында «Берегите лес» мобиль кушымтасы аша хәбәр итә ала. Әлеге кушымта ярдәмендә Урман хуҗалыгы федераль диспетчерлык хезмәтенә шалтыратып кына калмыйча, фотосурәтне беркетеп һәм вакыйга урыны координаталарын күрсәтеп, хәбәр дә җибәрергә мөмкин.
-
Идел буе академиясендә Татарстан авыл мәктәпләре өчен укытучы-тренерлар әзерләнәчәк
Программаны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплаган.
-
Казанның 177нче гимназиясе укучылары Миңнехановны туган көне белән котлады
«Шатлык» балалар хоры клибын уку йортнының Инстаграм битенә куйганнар.
-
Россиядә балалар пособиесы түләү кагыйдәләре үзгәрде
Балаларына бер яшь тулган ата-аналарга социаль түләүләрне исәпләү өчен кирәкле документларны җыярга һәм шәхсән тапшырырга кирәк булачак.
-
Шәмәрдән лицеенда хәрби-патриотик айлык узды
Шәмәрдән лицеенда бу юнәлештә эш февраль аенда аеруча активлаша. Укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирүнең дәрәҗәсен күтәрү, сугыш һәм тыл ветераннарына, инвалидларга шефлык ярдәме күрсәтүне көчәйтү максатында чаралар планы төзелә.Яшь герой-антифашист көненә багышланган чаралар, совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга багышланган Хәтер дәресләре уздырыла. Бу чорда Шәмәрдән лицее укучылары "Ватан сакчыларына багышлана" дигән девиз астында эшлиләр.
-
2021 елның гыйнварында Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 7,8 млрд. сум табыш алган
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы оешмаларында терлекчелек тармагының 2021 елның гыйнвар ае нәтиҗәләре турында сөйләде.
-
«Урман чаңгы юлы – 2021» кышкы спартакиадасы
27нче февральдә Кукмара муниципаль районының Лубян авылында «Урман чаңгы юлы – 2021» кышкы спартакиадасы булып узды.
-
Иртәгә Татарстанда җылытачак
Республикада урыны белән температура нуль градуска кадәр күтәреләчәк.
-
КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе
Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.
-
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары «Сәнгать белән яшә» Бөтенроссия балалар иҗаты конкурсы җиңүчеләре
27-28 февраль көннәрендә Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары Казан шәһәрендә үткән «Сәнгать белән яшә» Бөтенроссия балалар иҗаты фестиваль-конкурсында катнашып, югары нәтиҗәләргә ирешеп кайттылар.
-
Авыл җирлекләренең ир-атлар командалары арасында алкалы хоккей буенча Саба муниципаль районы Чемпионатының финал уеннары
28 нче февральдә Байлар Сабасының үзәк шугалагында авыл җирлекләренең ир-атлар командалары арасында алкалы хоккей буенча Саба муниципаль районы Чемпионатының финал уеннары узды.