Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанлылар урманда булган хәлләр турында «Берегите лес» мобиль кушымтасы аша хәбәр итә ала

Татарстанлылар урманда булган хәлләр турында «Берегите лес» мобиль кушымтасы аша хәбәр итә ала. Әлеге кушымта ярдәмендә Урман хуҗалыгы федераль диспетчерлык хезмәтенә шалтыратып кына калмыйча, фотосурәтне беркетеп һәм вакыйга урыны координаталарын күрсәтеп, хәбәр дә җибәрергә мөмкин.

Моннан тыш, кушымтада Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы һәм «Авиалесоохрана» ФБУ яңалыклары, белешмә документлар да бар, картада төбәк диспетчер хезмәте оешмалары, урманнарны авиация ярдәмендә саклау буенча төбәк учреждениеләре һәм урман мөнәсәбәтләре өлкәсендәге вәкаләтле башкарма хакимият органнары билгеләнгән.

Әлеге кушымта бушлай эшли. Аны Google Play, App Store һәм Windows Store аша сатып алырга мөмкин.

Фото: Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы

Чыганак: Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев