1 май 2021 яңалыклары
-
Татарстан укучылары финанс грамоталылыгы буенча олимпиадада катнаша ала
2021 елның 13 апреленнән 17 маена кадәр 1-9 нчы сыйныф укучылары өчен «Яшь эшкуар һәм финанс грамоталылыгы» бөтенроссия онлайн-олимпиадасы үткәрелә.
-
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлады
«Үз көчебез һәм эш сөючәнлегебез безгә барлык авырлыкларны да җиңеп чыгарга ярдәм итәр», - ди Дәүләт Советы Рәисе.
-
Май бәйрәмнәрендә «Татарстанда ял көннәрендә 1001 ләззәт» программасы буенча сәяхәт итегез!
Яңа туристлык сезонында программада Татарстан Республикасының ун: Бөек Болгар, Чистай, Алабуга, шулай ук Мамадыш, Саба, Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Арча, Кукмара районнары катнаша. Программага беренче тапкыр Татарстан Республикасының Алексеевск районы кертелгән.
-
1 май бәйрәме белән!
Хөрмәтле райондашларыбыз! Барыгызны да 1 Май бәйрәме белән котлыйбыз! 1 Май илебездә төрле милли, дини һәм сәяси карашлар белән яшәүче күп милләтле халкыбызның үзара аңлашу, тынычлык, хезмәт бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Табигать яшәргән, кырларда яңа уңышка нигез салынган көннәр барыгызга да күңел күтәренкелеге алып килсен. Үз куллары белән районыбыз үсешен тәэмин итүчеләрнең барысына да бик зур рәхмәт. Яз һәм хезмәт бәйрәме һәркемгә бары тик шатлану һәм канәгатьлек хисе генә китерсен. Һәр йортта тынычлык, бәхет, иминлек тантана итсен!