2 февраль 2022 яңалыклары
-
Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында вак моториканы яхшырту өчен күнегүләр дәресләр үткәрелде
2 февраль көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында, физик-дәвалау культурасы инструкторы Хәсбиева Г.Р. җитәкчелегендә, вак моториканы яхшырту максатыннан, аз хәрәкәтләнүче кешеләр өчен индивидуаль дәресләр үткәрелде.
-
Кемне якларга: этнеме әллә кешенеме?
Эт кешенең дусты диләр. Шулай да аларның ерткыч икәнлеген онытмыйк. Бәйдәге этнең капкадан керүче чит кешегә ничек ярсып өргәненә игътибар итегез. Чәйнәп ташлар иде, кыскасы, ычкынып кына китә алмый. Ә менә урамнарда өер булып йөргәннәре куркыныч.
-
3 февральгә һава торышы
3 февральдә Татарстанда болытлы һава торышы була. Кар явачак, көндез җепшек кар. Кайбер районнарда буран. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-17 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -3..-8˚, көндез 0..-3˚ градус. Юлларда бозлавык, кар көртләре.
-
«Таләпләр бер, чишелешләр төрле»
Җирле үзидарәләрнең 2021 елдагы эшчәнлекләренә багышланган хисап җыеннары башланды. График нигезендә иң элек Олы Кибәче, Иске Икшермә авыл җирлекләрендә үтте.
-
Рәҗәб-өч изге айның берсе
Бүген - Рәҗәб аеның беренче көне. Шушы ай башлану белән без мөбәрак Рамазанга әзерләнә башлыйбыз.
-
Россиядә пандемия чорында беренче тапкыр ковидның 140 меңнән артык очрагы теркәлгән
Федераль оператив штаб мәгълүматларыннан күренгәнчә, бер тәүлек эчендә мондый үсеш пандемия чорында беренче тапкыр күзәтелә.
-
Олы Нырты авыл җирлегендә кич утыру йоласын үткәрделәр
28 гыйнвар көнне Урта Нырты авыл клубы мөдире, Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, кичке утыру үткәрделәр. Чарада катнашучылар каз каурыйларын сызырып, бирнәгә ничек мендәр әзерләүне күрсәттеләр.
-
Иштуган авыл мәдәният йортында «Халык традицияләрен саклыйк» фольклор сәгате үтте
28 гыйнвар көнне Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре «Халык традицияләрен саклыйк» дип исемләнгән фольклор сәгать үткәрделәр. Фольклор – халык зирәклеге хәзинәсе. Һәр халыкның үз үзенчәлекләре бар, алар мәдәнияттә дә ачык чагыла. Борынгы бәйрәмнәр, йолалар, кичәләр, уеннар һәм башка фольклор буыннан-буынга күчүче кыйммәтле хәзинә.
-
Иске Мичән авыл мәдәният йортында "Халкыбызның уен кораллары" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәсе үтте
28 гыйнвар көнне Иске Мичән авыл мәдәният йортында Яңа Мичән авыл китапханәсе һәм Керәнне авыл клубы белән берлектә "Халкыбызның уен кораллары" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.
-
Анна Попова: Коронавирус аркасында карантин яки локдаун хакында сүз бармый
Роспотребнадзор башлыгы сүзләренчә, авыручылар саны артачак, әмма илдә эпидемиягә каршы эшләнгән чаралар һәм диагностика ысуллары бар.
-
Ипотека ставкасы 10 проценттан артып киткән
Саклык банкы торакка ипотека ставкасын, шулай ук куллану кредитлары буенча беренче айга ташламалы ставканы күтәргән. Шул ук вакытта куллану кредитлары буенча төп ставкалар, шулай ук дәүләт ярдәме нигезендәге ташламалы ипотека шартлары әлегә үзгәртелмәгән. Бу хакта оешма сайтында хәбәр ителә.
-
АО «Транснефть – Прикамье» завершило плановые работы на трех магистральных трубопроводах
АО «Транснефть – Прикамье» завершило плановые работы на производственных объектах в Пермском крае, Республиках Татарстан и Чувашия в соответствии с программой технического перевооружения, реконструкции и капитального ремонта. Цель – обеспечение бесперебойного функционирования инфраструктуры.
-
Түбән Шытсу авыл җирлегендә “Җырлыйк әле” шоу-проекты дәвам итә
25 гыйнвар көнне Югары Шытсу мәдәният йортында, 26 гыйнвар көнне Елыш авыл клубында Түбән Шытсу авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар “Җырлыйк әле” шоу-проектын тәкъдим иттеләр.
-
Югары Шытсу мәдәният йортында “Останы һөнәр бизи” дигән мастер-класс үтте
1 февраль көнне, халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында, Югары Шытсу мәдәният йортында “Останы һөнәр бизи” дигән мастер-класс үтте.
-
Оет авыл клубында «Кич утыру» дип исемләнгән фольклор кичәсе үтте
29 гыйнвар көнне Оет авыл клубы китапханә белән берлектә «Кич утыру» дип исемләнгән фольклор кичәсе үткәрделәр. Чарада "Ак калфак" клубы, "Зөбәрҗәт" фольклор клубы әгъзалары татар халкының гореф-гадәтләрен искә төшерделәр.