Кемне якларга: этнеме әллә кешенеме?
Эт кешенең дусты диләр. Шулай да аларның ерткыч икәнлеген онытмыйк. Бәйдәге этнең капкадан керүче чит кешегә ничек ярсып өргәненә игътибар итегез. Чәйнәп ташлар иде, кыскасы, ычкынып кына китә алмый. Ә менә урамнарда өер булып йөргәннәре куркыныч.
Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә дә этләрнең агрессивлыгы турында видеоязмалар күбәйде. Әнә соңгы көннәрдә генә - 22 гыйнварда Байкал арты краенда кешенең "дуслары" 7 яшьлек кызны, 26 гыйнварда Әстерхан өлкәсендә этләр 58 яшьлек ир-атны һәлак иткән. Фаҗига бит бу. Инде проблема Татарстанда Президент югарылыгында Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә дә каралды. Рөстәм Миңнеханов җәмәгать урыннарында сукбай этләрнең агрессивлыгы турында барлык хәбәрләрне һәм сигналларны оператив карарга кирәклеген белдерде. Без үз чиратыбызда бу мәсьәләдә район ветеринария идарәсе начальнигы Зөлфәт Рифкать улы Ганиев белән сөйләштек.
"Районда иясез этләрне стерильләштерү буенча башкарма комитет җитәкчесе карары (№579, 14.04.2020) белән расланган муниципаль программа гамәлдә,- диде ул. - Шул документка нигезләнеп эшлибез. Стерильләштерү сукбай этләр санын киметүнең - нәтиҗәле чарасы. Нәсел калдыру инстинкты аларда да бар. Эте балалаган хуҗа нишли? Берсен үзендә калдыра, сораучыга бирергә мөмкин. Калган көчекләрне урман тирәсендә калдырып китә яки урамга чыгарып җибәрә. Шулай итеп, алар сукбайга әйләнә. Шуңа күрә без шәхси хуҗалыклардагы ана этләрне стерильләштерү чарасы күрәбез. Түләүсез процедура 2-3 сәгать дәвам итә. Моның өчен кешеләрнең өйләренә барабыз яки Арташ, Лесхоз, Сатыш ветеринария участокларына алып килергә була."
Ана этне стерильләштерү вакыты
Зөлфәт Ганиев әйтүенчә, районда барысы 1296 (2019 елда - 1549), шул исәптән 280 ана эт бар. Шуларның (ягъни 280нең) 152се стерильләштерелгән. Этләренә операция ясатудан 81 кеше баш тарткан. Алар елга 2 тапкыр-беренчесе 1-10 апрельдә, икенче тапкыр 1-10 октябрь көннәрендә ветеринария идарәсенә этләрнең балалавы яки кысыр булуы хакында мәгълүмат бирергә тиешләр.
Закон нигезендә этләрне ату тыела. Аларны ауларга, стерильләштерергә, вакцина ясарга һәм колакларына махсус бирка тагып, кире үз урыннарына кайтарып куярга гына рөхсәт ителә. Проблема шунда: районда бу эш белән шөгыльләнүче юк. Килешү нигезендә 2021 елда 93 этне Ульян өлкәсеннән килеп аулаганнар. Быел февраль аенда тагын 91не тотарга киләчәкләр.
Куанычлы ягы шул: былтыр районда сукбай этләрнең кешене тешләү очраклары булмаган. Шулай ук 2017 елдан алып котыру билгеләре табылган этләр, төлкеләр дә теркәлмәгән. Урамда сукбай этләр күренгән очракта «Халык контроле» системасы аша хәбәр юлларга була. Ә белә торып хәтта сукбай булмаса да, хуҗасы янында түгел эткә якын бармавың, сыйпамавың хәерле. Ерткыч бит ул.
Саба ветеринария идарәсе район территориясендә котыру авыруын бетергәне өчен "Алтын көз" ХХII Бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсенең Россия авыл хуҗалыгы министры имзалаган бронза медале белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев