3 июль 2019 яңалыклары
-
Татарстан синоптиклары яшен һәм көчле җил турында кисәтә
4 июльдә иртән һәм көндез һава шартлары начарлануы көтелә.
-
Россиядә күп балалы гаиләләргә ипотека компенсациясе түләнәчәк
Дәүләт ярдәме 2019 елның 1 гыйнварыннан алып 2022 елның 31 декабренә кадәр туган өченче һәм аннан соңгы бала булган гаиләләргә түләнәчәк.
-
Владимир Путин Россиядә хаҗ кылу турындагы законны имзалады
Бу документ хаҗиларның махсус хокукый статусын билгели һәм дини оешмаларның хаҗ кылу эшчәнлегенә хокукын ныгыта.
-
Ришат Төхвәтуллинның бертуган сеңлесе кияүгә чыга
Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинның бертуган сеңлесе Айгөл шатлыклы вакыйга белән уртаклаша. Ул абыйсының ярдәмчесе, биюче Илгиз Бәдретдиновка кияүгә чыга.
-
Казанда “Сәләх” мәчете ачыла
Тимергали хәзрәт Юлдашев яңа мәчетнең имам-хатыйбы була.
-
"Saba balahoner" программасы кысаларында "Шоколад" балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр журналистика, газета чыгару эше белән танышып киттеләр
ФОТОРЕПОРТАЖ
-
Тикшерү комитеты: Казанда мәете табылган баланы атасы үтерүе ихтимал
Берничә тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылган ир-ат үз-үзенә кул салмакчы булган.
-
ВАТАНГА МӘХӘББӘТ – РӘСЕМНӘРДӘ
Балаларда патриотизм хисен тәрбияләү, туган якның бай тарихына игътибарны җәлеп итү, аларда гаилә кыйммәтләре һәм гореф-гадәтләре буенча уңай образларны формалаштыру максатыннан, Татарстан Республикасы профсоюз оешмасы «Мин Ватаным белән горурланам!» дигән республика балалар рәсеме конкурсы үткәрде.
-
Татарстанда автобуста пассажирлар йөртүгә 8 мең лицензиянең 545е тапшырылган
29 июньнән лицензияләр реестрына кертелмәгән автобусларда пассажирларны йөртү тыелды.
-
Олы Кибәче авыл җирлегендә Яшьләр көне
29 июнь көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә Яшьләр көне билгеләп үтелде. "Яшьлектә тукталыш" исеме астында узган чарада спорт һәм милли уеннар оештырылды, матур җырлар яңгырады, дискотека булды.
-
Марат Галиев: Сәнәгатьне үстерү «Хезмәт җитештерүчәнлеге» проекты белән бәйле
Илкүләм проект кысаларында биш ел дәвамында 351 предприятиене модернизацияләү планлаштырыла.
-
Элвин Грей Казанда ресторан ачарга планлаштыра
Артист сүзләренә караганда, кунаклар ресторанда милли ризыктан авыз итә алачак.
-
КИЧӘГЕ СТУДЕНТ – БҮГЕН БЕЛГЕЧ
Узган җомгада Саба аграр көллияте тантаналы һәм истәлекле 7нче чыгарылышын үткәрде. Махсус урта белем бирү йортын быел Сабадан һәм күрше-тирә районнардан 116 студент тәмамлады.
-
Салават Элвин Грейның тәкъдимен кабул итәрме?
Әле кичә генә социаль челтәрләрдә яңа челлендж («развести на слабо») башланды. Челленджның кагыйдәсе — сулы, яки башка эчемлекле бутылканың бөкесен бөтерелеп тибеп аяк белән ачарга кирәк. Элвин Грей һәм аның төркеме дә әлеге челленджта катнашырга булган. Егетләр видеоны инстаграм битенә урнаштырганнар. Ләкин эш моның белән генә тәмамланмаган, Грей әлеге эстафетаны Салават Фәтхетдиновка дәвам итәргә тәкъдим иткән/
-
Илшат Әминов: Фото төшергән һәркем фотожурналистиканың нигезен белергә тиеш
ТНВ генераль директоры әйтүенчә, видеоблогерлар сыйфатлы фото һәм видео төшерә белергә тиеш.