4 гыйнвар 2021 яңалыклары
-
5 гыйнварга һава торышы
5 гыйнварда Татарстанда болытлы һава торышы булачак. Кар, җепшек кар явачак. Кайбер районнарда бозлы кар явачак, төнлә һәм иртән томан төшәчәк. Көньяктан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -3..-8˚, көндез -1..-6˚ градус. Юлларда бозлавык.
-
Бокс буенча ярышлар
Бүген Байлар Сабасы спорт комплексында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына, Саба муниципаль районының 90 еллыгына һәм Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының «Олимп» спорт мәктәбенең 20 еллыгына багышланган бокс буенча ярышлар узды.
-
Татарстан Республикасында яңа ау вакытлары расланды
Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасы территориясендәге аучылык җир-суларында, федераль әһәмияттәге махсус сакланыла торган табигать территорияләреннән тыш, ауны гамәлгә ашыру параметрларына үзгәрешләр кертү турында» 2020 елның 28 декабрендәге УП-889 номерлы Указы белән, республикада кайбер төр аучылык ресурсларына һәвәскәрлек һәм спорт аучылыгының яңа сроклары билгеләнде.
-
Казанда муниципаль парковкалар 10 гыйнварга кадәр бушлай эшли
Татарстан башкаласы парковкаларының ташламалы эш режимы 2021 елның гыйнвар ахырына кадәр дәвам итәчәк.
-
Татарстан лизингка авыл хуҗалыгы машиналарын яңарту буенча лидер булып танылды
Узган ел республика аграрийлары меңнән артык яңа авыл хуҗалыгы машинасы сатып алган.
-
Татарстанда мәчеләрнең сирәк төрләрен өйрәнү үзәге белгечләре барсның чиста геномын чыгарачак
Татарстанда "Ак Барс" мәчеләрнең сирәк төрләрен өйрәнү үзәгенең фәнни эшен Вячеслав Рожнов җитәкләячәк.
-
Бүген Сабабаш авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылды
Фоторепортаж.
-
Шәмәрдән кар сыннары буенча сәяхәт
Авыл жирлеге Яңа ел бәйрәменә әзерлек уңаеннан “Иң яхшы бизәлгән Яңа ел чыршысы” конкурсында актив катнашты.
-
Россия мәктәпләрендә укыту өчен кәрәзле телефоннарны куллану рөхсәт ителми
Дәрестә электрон укыту чараларын куллану вакыты да чикләнгән.
-
Камил хәзрәт Сәмигуллин Эльбрус тавына Татарстан флагын алып менде
Татарстан мөфтие, джиу-джитсу буенча кышкы җыенга килгәч, 4460 метр биеклеккә күтәрелде.
-
2-9 гыйнвар көннәрендә Байлар Сабасының үзәк чыршы янында үткәрелә торган чаралар
2021 елның 2-9 гыйнвар көннәрендә Байлар Сабасының үзәк чыршы янында үткәрелә торган чаралар.
-
Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан үлгән
Республикада Covid-19 корбаннарының гомуми саны 194кә җитте.
-
«Күңелле стартлар» спорт уены
2 нче гыйнвар көнне Саба балалар сәнгать мәктәбе коллективы үзәк мәйданда балалар өчен «Күңелле стартлар» спорт уены оештырды.