Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда муниципаль парковкалар 10 гыйнварга кадәр бушлай эшли

Татарстан башкаласы парковкаларының ташламалы эш режимы 2021 елның гыйнвар ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Татарстан башкаласында муниципаль парковкалар 10 гыйнварга кадәр бушлай эшләячәк. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Моннан тыш, парковка өчен түләү 22, 23 февраль, 8 март, шулай ук 1, 3 һәм 10 май, 12 һәм 14 июнь, 30 август, 4-6 ноябрь, 31 декабрьдә алынмаячак», — диелә башкарма комитет матбугат хезмәте хәбәрендә.

Муниципаль парковкаларда машиналарны шулай ук Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрендә бушлай куярга мөмкин булачак.

Ноябрь аенда Казан парковкаларының ташламалы эш режимының гыйнвар ахырына кадәр дәвам итәчәге билгеле булган иде.  

Фото: "Татар-информ" архивы

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев