4 февраль 2022 яңалыклары
-
Галимова: Татарстанның барлык сырхауханәләре ял көннәрендә эшләячәк
Муниципаль берәмлекләр башлыкларына, урыннардагы җитәкчеләргә барлык дәвалау учреждениеләрен шәхсән йөреп чыгарга һәм амбулатор звенога ярдәм күрсәтергә кушылды.
-
Явлаштау мәктәбе “Россия укучылар хәрәкәтенең иң спорт сөюче мәктәбе” бәйгесендә җиңде
Явлаштау урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Бөтенроссия күләмендә оештырылган "Россия укучылар хәрәкәтенең сәламәт буын мәктәбе” бәйгесенең 300 баладан кимрәк укучысы булган мәктәпләр арасында “Россия укучылар хәрәкәтенең иң спорт сөюче мәктәбе” номинациясендә катнашып җиңүче булдылар.
-
Татарстанның ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләрне буранда шәһәрдән читкә чыкмаска чакыра
Трассада имин тизлек сайларга, кискен маневрлар ясау һәм тормозга басудан тыелырга кирәк.
-
5 февральгә һава торышы
5 февральдә Татарстанда болытлы һава торышы була. Кар явачак. Көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы -3..-8˚, көндез -1..-6˚ градус. Юлларда бозлавык, кар көртләре.
-
Полиция хәбәр итә
Иске Мичән авылы кешесе Кече Шыңар авылында яшәүчеләргә үтерү белән янаган.
-
Ковид белән вәзгыять ничек?
Район үзәк хастаханәсеннән 3 февралгә алынган мәгълүматлар буенча, районыбызда 2022 ел башыннан Covid-19 йоктыручылар саны - 758. Бүгенге көндә үпкә ялкынсынуы белән – 12 кеше авырый, 4 кеше стационарда һәм 8 кеше өендә дәвалана.
-
Якшәмбедән Татарстанда суыта башлый
Бүген Татарстанда һава температурасы 0 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.
-
Райондашыбыз Ландыш Фәләхова Кышкы Олимпия уеннарында катнаша!
4-20 февральдә Пекинда 2022 елгы Кышкы Олимпия уеннары уза. Хатын-кызлар командалары арасында алкалы хоккей буенча Россия җыелма командасы составында Саба районының «Олимп» спорт мәктәбендә тәрбияләнгән Ландыш Фәләхова да чыгыш ясый.
-
"МиңгәрАгро” – үсеш юлында
2017 елда оештырылган "МиңгәрАгро” җәмгыятенең хисап чорында эшчәнлегенә багышланган коллектив җыелышы булды.
-
Килдебәк авыл җирлегендә гражданнар җыены узды
Җыен Килдебәк авылы мәдәният йортында үткәрелде. Мәдәният йортына килә алмаган кешеләр җыенда ZOOM программасы аша дистанцион катнаша алдылар.
-
Синоптиклар февральдә кояшлы көннәр саны нормадан азрак булыр дип фаразлый
Кагыйдә буларак, февраль аена күп санлы циклоннар туры килә, шуңа күрә бу бик кояшлы ай түгел. Әмма гыйнвар ае белән чагыштырганда яктырак булачак.