Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанның ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләрне буранда шәһәрдән читкә чыкмаска чакыра

Трассада имин тизлек сайларга, кискен маневрлар ясау һәм тормозга басудан тыелырга кирәк.

Метеорологлар фаразлавынча, алдагы тәүлектә Татарстан территориясендә көчле җил (аның тизлеге урыны белән секундына 20 метрга кадәр җитәргә мөмкин), җепшек кар һәм буран көтелә, юлларда кар көртләре һәм бозлавык барлыкка киләчәк.

Һава шартлары бозылу сәбәпле, республика Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне шәһәрдән читкә чыкмаска чакыра. Трассада имин тизлек сайларга, кискен маневрлар ясау һәм тормозга басудан тыелырга киңәш ителә.

Моннан тыш, иминлек каешларын эләктерергә онытмаска кирәк, ә балалар автокреслога утырып барырга тиеш.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев