Саба үзәгендә балаларны халыкара яклау көнен билгеләп үттеләр [+фото]
Сабабызның үзәк мәйданы шау-шулы вакыйгалардан тынып тормый. Әле кайчан гына биредә гөрләтеп Җиңү бәйрәме тантанасын билгеләп үткән идек һәм менә узган шимбәдә мәйданыбыз аллы-гөлле-күбәләкле балачак иленә әверелде дә куйды.
Балаларны халыкара яклау көне укучыларның зарыгып көткән җәйге каникуллары башланган көнгә туры килү - икеләтә бәйрәм итәргә хокук бирә! Шуңа да...