Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба үзәгендә балаларны халыкара яклау көнен билгеләп үттеләр [+фото]

Сабабызның үзәк мәйданы шау-шулы вакыйгалардан тынып тормый. Әле кайчан гына биредә гөрләтеп Җиңү бәйрәме тантанасын билгеләп үткән идек һәм менә узган шимбәдә мәйданыбыз аллы-гөлле-күбәләкле балачак иленә әверелде дә куйды. Балаларны халыкара яклау көне укучыларның зарыгып көткән җәйге каникуллары башланган көнгә туры килү - икеләтә бәйрәм итәргә хокук бирә! Шуңа да...

Сабабызның үзәк мәйданы шау-шулы вакыйгалардан тынып тормый. Әле кайчан гына биредә гөрләтеп Җиңү бәйрәме тантанасын билгеләп үткән идек һәм менә узган шимбәдә мәйданыбыз аллы-гөлле-күбәләкле балачак иленә әверелде дә куйды.

Балаларны халыкара яклау көне укучыларның зарыгып көткән җәйге каникуллары башланган көнгә туры килү - икеләтә бәйрәм итәргә хокук бирә! Шуңа да мәйданда "Табигать - безнең байлыгыбыз" һәм "Алга - Универсидага" дигән бәйрәм чарасына иртә баштан ук балалар агыла башлады.

Район үзәк китапханәсе уздырган бу чарада төрле спорт уеннары һәм 1995 елдан бирле уздырылып килүче асфальтка рәсем ясау бәйгеләре кертелгән иде. Ул көнне үзәк мәйдан 260 баланы сыендырды. Конкурсантлар арасында үсмер яшьтән алып әле яңа тәпи киткән балалар да бар иде. Оста итеп рәсем ясаучыларга, спорт уеннарында җитез хәрәкәтләнүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре һәм "Волонтер" хәрәкәте активистлары барлык катнашучыларны татлы эчемлекләр белән сыйладылар. Бәйрәмнән бар да бик канәгать булып таралышты. Инде мәйданда кабат очрашуларга кадәр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев