4 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Төркиядә атыш вакытында 8 хәрби һәм 22 көрд һәлак булган
Рәҗәп Тайип Эрдоган Тунджели һәм Хаккари провинцияләрендә бәрелешләр дәвам итүен җиткергән.
-
«Ул сезне эзәрлекләп йөргәндә, сез аңа кызыклы. Шулай гына ир-атны кулга төшереп була» [фикер]
Тегендә-монда басылган язмаларны укып исем китә. Кызлар, акылны югалтырлык, түбәгез китә башлаганчы гашыйк булу мөмкинме? Кеше үз-үзен шулхәтле яратмый икән дип тә аптырыйм. Сезгә ошаган егет матур карамаган, җайлап сөйләшмәгән өчен газап чигәргә, үзеңне бетерергә, тормышның ямен бетерергә кирәкме соң? //Шәһри Казан//
-
Татарстанда татар теле укытучысына ишек алды себерергә тәкъдим ителүгә аңлатма бирелде
Хәзерге вакытта республиканың барлык мәктәпләрендә уку планнары үзгәрүгә карамастан, укытучыларны эш урыннарында саклау буенча җентекле эш бара. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгыннан җиткерделәр
-
Филүс Каһиров туган көнен зоопаркта бәйрәм иткән?!
Кичә тамашачыларның яраткан җырчысы, моңлы тавыш иясе – Филүс Каһиров үзенең туган көнен бәйрәм итте. Хатыны Эльмира сюрприз ясыйм дип, Филүснең туган көнен бәйрәм итүне зоопаркта оештырган. 31 яшен болай үзенчәлекле итеп уздырыр дип, җырчының хәтта башына да килмәгән була.
-
Казанда “Японка” суши йортында 8 кеше агуланган
Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе кичекмәстән эпидемиология тикшерүе үткәргән.
-
Казанда Арбузов исемендәге фәнни-тикшеренү институтында төтен чыккан
Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре электрощит бүлмәсендә кыска ялганыш булуын ачыклаган.
-
Социаль челтәрләрдә Түбән Кама Нефтехимда ауган колонна фотосы барлыкка килде
Түбән Кама предприятиесендә 35 метр чамасы биеклектәге химколонна ауган.
-
Элвин Грейның өр-яңа клибы дөнья күрде!
Татар эстрадасының популяр җырчысы Элвин Грейның (Радик Юльякшин) "Роза" исемле җырына төшерелгән клибы чыкты.
-
Бәрәңге һәм алмалы тавык (рецепт)
Тукай районының "Якты юл" газетасыннан бәрәңге һәм алма белән пешерелгән тавык рецептын тәкъдим итәбез.
-
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне.
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Әйе, уртак көч булып туплансак, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, без – көчле халык. Иң мөһиме – кыйблабыз ачык, туры булсын. Аңлашып яшәсәк кенә тормышыбыз рухи һәм икътисади яктан алга китәр.