Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда Арбузов исемендәге фәнни-тикшеренү институтында төтен чыккан

Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре электрощит бүлмәсендә кыска ялганыш булуын ачыклаган.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанның Арбузов исемендәге органик һәм физик химия фәнни-тикшеренү институтында төтен чыкты, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ”га Россия Гадәтән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Бүген 17.15 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112  бердәм номерына Арбузов урамындагы 8 йортта төтен чыгуы турында хәбәр килгән. Янгын урынына 6нчы янгын-коткару часте хезмәткәрләре барган. Алар барлык бүлмәләрне тикшереп чыккач, электрощит бүлмәсендә кыска ялганыш булуын ачыклаган.

Коткаручылар гадәттән тыш хәл аркасында килеп чыккан зыянны тиз арада хәл иткән. 

 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев