4 ноябрь 2021 яңалыклары
-
"Татарстан өметләре" барланды
1-3 ноябрь көннәрендә Казан шәһәрендә өстәл теннисы буенча "Татарстан Республикасы өметләре" дип аталган ачык турнир узды. Ярышларда Татарстан Республикасының төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән 200дән артык спортчы катнашты.
-
“Туннэ праздник, соин мон вань сюлмысьтым ӟечкыласько Тиледыз Калык огазеяськон нуналэн”
Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан “Дулкын” радиосы туры эфир үткәрде
-
Татарстан яшьләре Халыклар бердәмлеге көнендә онлайн-чараларга кушыла ала
4 ноябрьдә Татарстан яшьләре Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан берничә чарада катнашачак. Чаралар оешмаларның рәсми аккаунтларында узачак.
-
Рөстәм Миңнеханов Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан мөрәҗәгать итте
«Милли телләрне, мәдәни һәм дини гореф-гадәтләрне саклап һәм үстереп, бай тарихыбызны өйрәнеп, без күптөрлелектән бердәмлеккә, бербөтенлеккә омтылабыз, үткәнебезне данга күмеп кенә калмыйча, киләчәгебезне дә төзибез», - ди Татарстан Президенты.
-
Каникулда укырга китаплар алганнар
Бала чакта китап укудан да күңелле нәрсә юк. Бигрәк тә ул китапта балалар теле белән язылган булса
-
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне
Хөрмәтле райондашлар! Сезне 4 ноябрьдә билгеләнеп үтүче Халыклар бердәмлеге көне белән ихлас котлыйбыз. Бу көн төрле милләт кешеләре арасында татулык һәм тынычлык, тотрыклы социаль-икътисадый вәзгыять символы булып әверелде. 2021 елның Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак узуы күпмилләтле Ватаныбыз белән горурлану хисләрен тагын да көчәйтә. Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү моннан соң да районда мәдәни багланышларны киңәйтүгә, дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуга хезмәт итәр дип ышанабыз.