"Татарстан өметләре" барланды
1-3 ноябрь көннәрендә Казан шәһәрендә өстәл теннисы буенча "Татарстан Республикасы өметләре" дип аталган ачык турнир узды. Ярышларда Татарстан Республикасының төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән 200дән артык спортчы катнашты.
2009-2010нчы елгы спортчылар арасында авыл районнары зачетында
2 урын - Гапдерахманов Инсаф (САБА-АРЕНА),
3 урын - Вилданов Камил (САБА-АРЕНА).
Кызлар арасында 1 урынны
Фәйзетдинова Сафира (САБА-АРЕНА),
2 урынны - Хәбибрахманова Зилә (САБА-АРЕНА),
3 урынны Латыйпова Илзирә (САБА-АРЕНА) алды.
2011 елгы һәм аннан кечерәк малайлар арасында
2 урын - Латыйпов Илсаф (САБА-АРЕНА) яулады.
2011 елгы һәм аннан кечерәк кызлар арасында
1 урын - Батыршина Динә (Яшьлек)
2 урын - Хәбибуллина Дина (Яшьлек)
Районыбызның яшь спортчыларын һәм аларның тренерларын чираттагы зур уңышлары белән котлыйбыз. Алдагы турнирларда да уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев