4 декабрь 2018 яңалыклары
-
Россиядә инвалидлыкны билгеләү процедурасы гадиләштереләчәк
Конкрет авырулар өчен медицина тикшеренүләре исемлеге төзеләчәк.
-
Салаватсыз җыр бәйрәме, яки “Болгар радиосы” тылсымлы тамашага чакыра
Күңеленә якын җырларны халык үзе сайлый. “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясендә шулай. Рейтингны бәйсез цифрлы система төзи, җиңүчеләр шулай ачыклана. Хәзер чарага әзерлек эшләре гөрли. Шушы көннәрдә узган матбугат очрашуында оештыручылар быелгы премиянең үзенчәлекләре турында сөйләде.
-
Төбәк авылында яшәүче Зәйнәпбикә Әшрәпҗан кызы Сөнгатуллинага - 95 яшь
Юбилярны Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин, Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин котладылар.
-
Казанда бер ир-ат кибеттән конфет урлый алмаганга үзенә зыян салмакчы булган
Ашыгыч ярдәм табибларына ир-ат үзенең ВИЧ белән авыруын әйткән.
-
2018 елда Татарстанның мәктәп укучылары 7 меңнән артык законсыз чүплек урынын ачыклаган
ТР Экология министрлыгына табигатьне саклау законнарын бозу очраклары турында күбесенчә “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша укучы балалар яза.
-
Әлки кызы
Лилия Вәлиеваның исемен Татарстанның электрон матбугат басмаларында мин 2016 елда күреп калдым. Дөресрәге, “Азатлык” сайтында Бельгиядә яшәүче татар журналистының Татарстанның массмедиа һәм журналистика өлкәсендәге “Бәллүр каләм” премиясе алуы турындагы язманы укыгач бу хакта хәбәрдар булдым. Шуннан соң инде аның исемен “Татаринформ”, “Интертат.ру”, Бөтендөнья татар конгрессы электрон сайтларында күрә башладым. Быелгы елның май аенда Татарстанның иң популяр язучыларның берсе Гөлсинә Галимуллинаның “Тау җылысы” китабы кулыма килеп эләкте. Әсәрдәге төп герой Җиһаниянең “Бельгия татарлары” җәмгыяте рәисе Лилия Вәлиевадан “күчереп” язылганлыгын белгәч, Европаның йөрәге булган Бельгиянең Брюссель шәһәрендә татар җәмгыяте оештырып, читтә яшәүче милләттәшләребезгә үз телен саклап калсын өчен армый-талмый эшләүче бу ханым белән кызыксынуым тагын да арта төште һәм быелның октябрендә, бар кыюлыгымны җыеп, социаль челтәрләр аша эзләп табып, сораулар язып, аңа электрон хат юлладым. Җавап озак көттермәде, төгәл бер атна үтүгә, электрон почтама килеп тә төште. Бу язманы укып чыккач, сезнең күңелләрдә дә: “Чит илдә яшәп тә үз туган телен, үз халкының гореф-гадәтләрен күз карасыдай саклаган Лилия Вәлиева кебек мин дә үз туган телемне саклап калуга нинди өлеш кертә алам соң?” — дигән уй, һичшиксез, уяныр, дипышанып калам.
-
Юлбат авыл китапханәсендә әниләр көне уңаеннан “Әдәби манзара” дип исемләнгән әдәби кунакханә
30 ноябрь көнне Юлбат авыл китапханәсендә Юлбат мәдәният йорты, Тенеки авыл клубы белән берлектә әниләр көне уңаеннан “Әдәби манзара” дип исемләнгән әдәби кунакханәсен уздырды.
-
“Ак Барс” хоккей командасы Череповец кунакларын 4:2 исәбе белән җиңде
Казан хоккейчылары рәттән сигезенче җиңүләрен яуладылар.
-
Татарстан синоптиклары кар һәм бозлавык турында кисәтә
Көндез республика территориясендә һава температурасы -2дән -7гә кадәр салкын булачак.