5 сентябрь 2019 яңалыклары
-
Министрлар Кабинеты Татарстан юлларындагы иң куркыныч урыннар исемлеген бастырды
Исемлеккә аварияләр иң күп була торган 14 участок кергән, аларның тугызы – М7 трассасында.
-
"Нургали оныклары" съездга бара
Лесхоз урта мәктәбенең "Нургали оныклары" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар 9-12 сентябрьдә Брянск өлкәсендә "Деснянка" балаларны савыктыру комплексы базасында үтәчәк Бөтенроссия съездында катнашу хокукы алды. Аларга урманчылык өлкәсендәге белемнәрен, үсентеләрне утырту, урманны таксацияләү, янгыннарын сүндерү, җирлектә ориентирлашу һәм табибка кадәр беренче ярдәм күрсәтү өлкәсендәге белемнәрен күрсәтергә туры киләчәк.
-
Татарстан мәктәпләрендә аграр сыйныфлар булдыру буенча эксперимент башланды
Махсуслаштырылган сыйныфларда дәресләрне мәктәп укытучылары да, Казан аграр университеты мөгаллимнәре дә үткәрәчәк.
-
Мәктәптә укучылар өстенә түшәм җимерелеп төшкән
Кичә иртән Омскның 88-нче санлы гимназиясендә мәктәп укучылары өстенә түшәм җимерелеп төшкән. Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә унынчы сыйныфта укучы кыз нык зыян күргән, дип яза җирле басмалар.
-
"Сукыр тычкан - җырчы исемеме ул?" - Мәскәү артисты Александр Гудков татар сүзләренең мәгънәсен ачыклый
"Камеди вумен" артисты Александр Гудков "Worldskillskazan-2019" чемпионаты вакытында Казанга килгән иде. "Инде" интернет порталы Мәскәү артисты белән берничә челендж яздырган. Шуларның берсе - татар сүзләрен укып, аларның мәгънәсенә төшенү. Гудков "сукыр тычкан"ны берәр татар җырчысының исем-фамилиясе, "азатлык"ны сөтле эчемлек, ә "мәхәббәт"не туннар тегүче дип аңлата.
-
Чаллыда маршрут автобусы йөк автомобиле белән бәрелешкән
Авария нәтиҗәсендә маршрут автобусында барган 45 яшьлек хатын-кыз һәм аның 15 яшьлек кызы зыян күргән.
-
ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВАДАН РОГАЛИКЛАР РЕЦЕПТЫ
Безнең эстрада артистлары җырлап-биеп кенә йөрми, сәхнә белән беррәттән гаилә тормышын да матур итеп алып бара беләләр, социаль челтәрләрне дә онытмыйлар. Еш кына төрле тәм-том рецептлары да куялар әле алар, анысын укучылар исә аеруча ярата: гади генә рецепт түгел бит ул, ә йолдызның үзеннән!
-
Спорт яңалыклары
Мамадышта сәламәтлекләре чикле спортчылар арасында җиңел атлетика буенча үткәрелгән республика чемпионатында Саба командасы уңышлы чыгыш ясады
-
Гүзәл Уразова гастрольләргә киткәндә балаларын мәктәпкә кем йөртүен әйтте
Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова икенче кызын 1 сыйныфка озату хис-кичерешләре белән бүлеште.
-
Яңа туган баласын ташлап калдырган хатынны видеокүзәтү камерасы төшергән
Ике бала үстерүче хатын өченче сабыен куаклар арасында тапкан һәм ташлап калдырган.
-
Сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы яман шеш үсү сәбәбен әйтте
Андрей Каприн тәмәке тартуны, алкогольне һәм папиллома вирусын онкология авыруы үсешенең төп факторлары дип саный.
-
Казанда KFC челтәрендә хәләл тавыктан ризык әзерли башлаганнар
Тиз туклану рестораны менюсын бу атнада яңарттылар.
-
ИЛЬЯС ЧИШМӘСЕ – ИКШЕРМӘ КҮРКЕ
Республика көне Татар Икшермәсендә яшәүчеләр күңелендә Ильяс чишмәсе ачылу тантанасы белән истә калды.
-
Международный день благотворительности
Международный день благотворительности (International Day of Charity), установленный резолюцией Генеральной Ассамблеи ООН № A/RES/67/105 от 7 марта 2013 года, отмечается ежегодно 5 сентября.