5 сентябрь 2019 яңалыклары
-
«Терроризм – җәмгыятькә янау»
«Терроризм – җәмгыятькә янау» - шушы исем астында 4 сентябрь көнне Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре террорга каршы акция үткәрделәр. Алар балалар белән авыл урамнарына чыктылар, үтеп баручыларга «Анти Террор» белешмәлекләре һәм тынычлык символы итеп кәгазь күгәрченнәр тараттылар.
-
“Бу әле грипп түгел”. Татарстанда быел халыкның яртысына прививка ясатмакчылар
Белгечләр халыкны ел саен сентябрьдән ноябрь аена чаклы гриппка каршы прививка ясатырга чакыра. Татарстанга бу уңайдан вакциналар кайта башлаган. Ул хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган конференциядә Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде. – Заманча вакцина чирдән саклый. Узган елгы сезонда прививка ясатучыларның берсе дә грипп белән авырмады, – диде ул.
-
Казан белән Уфа арасында поездлар йөри башлый
Татарстаннан поездлар Башкортстанга җөп көннәрдә йөриячәк, ә кире юнәлештә – так көннәрдә китәчәк.
-
Казанда Ала-Дим базары янында йөк машинасы тротуардагы кешеләрне бәрдергән
Агентлык чыганагы мәгълүматларына караганда, дүрт кеше тән җәрәхәтләре алган.
-
Тагын сөйләргә сүз булды
«Голос» та булган скандалдан соң җырчы Алсу һәм аның кечкенә кызы Микелла тирәсендәге шау-шу шактый сузылды. Әмма музыкаль шоудагы ыгы-зыгы кызның гайрәтен чигермәгән. Ул әле булса җырлый, үзен музыкадан башка күз алдына да китерә алмый икән. Апасы Сафина да музыкаль бишектә үскән бала буларак, җыр-моңга битараф түгел, әмма ул бер ук вакытта бии дә, инглиз теле белән дә шөгыльләнә. Мәскәүнең шәхси мәктәпләренең берсендә белем алучы бу кызлар турында сөйләргә тагын сүз булды.
-
Казанда сайлау көнендә бәйрәм программасы салют белән тәмамлана
Салютны «Казан Арена» каршындагы мәйданчыктан карау уңайлы булачак.
-
“Яшел Россия” өмәсенә кушыл!
2019 елның 7 сентябреннән 28 сентябренә кадәр Россиянең барлык субъектларында "Яшел Россия” Бөтенроссия экологик шимбә өмәсе узачак.
-
11 сыйныфлар өчен йомгаклау иншасы темалары билгеле
Бердәм дәүләт имтиханына керергә рөхсәт алу өчен, рус теленнән йомгаклау иншасын язарга кирәк.
-
Саратов өлкәсендә хәрби вертолет һәлакәткә очраган
Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
-
8 сентябрьдә Рөстәм Миңнеханов Саба районында тавыш бирәчәк
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 8 сентябрьдә Саба районында булачак, шуңа күрә факттагы урын буенча тавыш бирү хокукыннан файдаланачак һәм «Мобиль сайлаучы» ярдәмендә тавыш бирәчәк. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.
-
Кыр эшләре барышы
Районыбыз игенче-механизаторлары бөртеклеләрне, көнгә уртача 900 гектардан суктырып алып, урып-җыю эшләрен төгәлләп килә. 2 сентябрьгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, тагын 4,3 мең гектарда (18 процент) игеннәрне җыйнап аласы бар. Әйтик, “Юлбат” предприятиесендә комбайннар кичә соңгы участокка – 250 гектарлы сабан бодае басуына күчтеләр һәм 50 гектарда эш башкардылар.
-
МӘКТӘПЛӘРДӘ ИМТИХАННАРНЫ БЕТЕРЕРГӘ!
Сбербанк җитәкчесе Герман Греф мәктәпләрдәге классик имтиханнар системасыннан баш тартырга тәкъдим итә. Аның фикеренчә, имтиханнар укучыларда белем алу теләген бетерә.
-
Казанда 14 яшьлек мәктәп укучысы югалган
Кыз 27 августта өеннән чыгып киткән, шуннан бирле аның кайда икәнлеге билгеле түгел.
-
Яшь гаиләләр ипотеканы 2% белән ала алалар
Ләкин бу Ерак Көнчыгышта яшәүчеләргә генә кагыла. Бу хакта Көнчыгыш икътисади форум барышында РФ президенты Владимир Путин белдерде.
-
Грушадан шәп кайнатма
Чит илдә яшәмәсәк тә груша хәзер һәр бакча да үсә диярлек. Үсмәсә дә ерак йөрисе түгел – кибеттә сатыла торган нәрсә.