Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан белән Уфа арасында поездлар йөри башлый

Татарстаннан поездлар Башкортстанга җөп көннәрдә йөриячәк, ә кире юнәлештә – так көннәрдә китәчәк.

Казан белән Уфа арасында туры тимер юл элемтәсен торгызачаклар. ufacitynews.ru порталында Татарстан һәм Башкортстан башкалалары арасында поездлар хәрәкәтен яңарту турында мәгълүмат пәйда булды.

«Агымдагы елның 9 декабреннән Россия тимер юллары расписаниесендә шундый маршрут күрсәтелгән. Россия тимер юллары элегрәк Уфа һәм Казан арасында турыдан – туры элемтә булмауны Горький тимер юлы инфраструктурасының пассажирлар үткәрү буенча рентабельлелеге һәм чикләүләре белән аңлаткан иде», - диелә сайтта бастырылган хәбәрдә.

Башкортстан пассажирлары так көннәрдә 347нче номерлы Уфа – Санкт-Петербург поезды составында Ульяновскига кадәр һәм аннан соң 125 нче Самара – Казан поезды составында Уфа-Казан вагоннарында күчеп утырмыйча китә алачак. Уфадан поезд 11 сәгать 57 минутта китә һәм Казанга 6 сәгать 20 минутта килеп җитә.

Татарстан башкаласыннан пассажирлар Уфага җөп көннәрдә 125Г номерлы Казан – Самара һәм 392А номерлы Мәскәү – Чиләбе поездларының күчеп утырмый торган вагонында китә алалар. Казаннан 21 сәгатьтә 20 минутта кузгалып китә, Уфага 20 сәгать 29 минутта барып җитә.

Фото: pixabay.com

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев