Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда Ала-Дим базары янында йөк машинасы тротуардагы кешеләрне бәрдергән

Агентлык чыганагы мәгълүматларына караганда, дүрт кеше тән җәрәхәтләре алган.

Казанда базар янында йөк машинасы тротуарга чыгып, кешеләрне бәрдергән. Вакыйга урыныннан кадрлар белән социаль челтәрләрдән файдаланучылар уртаклашты.

Шаһитлар хәбәр иткәнчә, һәлакәт бүген көндез Ломжа урамында Ала-Дим базары янында булган.

Казанның ЮХИДИ идарәсендә авария турындагы мәгълүматны расладылар.

«Һәлакәт көндез сәгать дүртләрдә булды. Башлангыч мәгълүматларга караганда, авариядә берничә кеше зыян күргән», – дип сөйләделәр Казанның Дәүләт автоинспекциясендә.

Кадрларда йөк машинасының юл кырыеннан тротуарга кереп китүе күренә. Аның кырыенда сәүдә рәтләре, анда исә кешеләр эшли.

«Татар-информ» чыганагы мәгълүматлары буенча, юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше тән җәрәхәте алган. Урында табиблар һәм полиция хезмәткәрләре эшли.
 

Фото: соцсети

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев