Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кыр эшләре барышы

Районыбыз игенче-механизаторлары бөр­тек­леләрне, көнгә уртача 900 гектардан суктырып алып, урып-җыю эшләрен төгәлләп килә. 2 сентябрьгә бул­ган мәгълүматлардан күренгәнчә, тагын 4,3 мең гектарда (18 процент) игеннәрне җыйнап аласы бар. Әйтик, “Юлбат” предприятиесендә комбайннар ки­чә соңгы участокка – 250 гектарлы сабан бодае басуына күчтеләр һәм 50 гектарда эш башкардылар.

“Нырты” предприятиесендә – 180, “Мөхәммәтшин” хуҗалыгында тагын 115 гектар мәйданда  арпа һәм бодай  суктырасы  калган. Явлаштауда, “Әхмәтов” хуҗалыгында, “Симет”тә  эш төгәлләнүгә таба бара.  Соңгы  көннәрдә эш темпы “Игенче” хуҗалыгында аеруча югары (көнгә 185 гектар). Район буенча ындыр табакларына барысы 577 мең центнердан артык ашлык кайтты, гектар уңы­шы  күтәрелеп, хәзерге  көндә  уртача 30 центнер тәшкил итә. Район хуҗалыкларында көзге  арыш  чәчү дә төгәлләнү  алдында. Бу эш 7,4 мең гектарда башкарылган. Көзге культураларны чәчү планы 98 процентка үтәлгән. Күпьеллык үләннәрнең икенче каты 2531 гектарда чабылган.

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев