Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

11 сыйныфлар өчен йомгаклау иншасы темалары билгеле

Бердәм дәүләт имтиханына керергә рөхсәт алу өчен, рус теленнән йомгаклау иншасын язарга кирәк.

Россия Мәгариф министры Ольга Васильева 11 сыйныфлар өчен рус теленнән йомгаклау иншасы темаларын әйтте. Бу турыда "Российская газета" хәбәр итте.

Алар арасында "Сугыш һәм солых - бөек китапның 150 еллыгына", "Өмет һәм аяныч", "Игелек һәм явызлык", "Горурлык һәм тыйнаклык", "Ир-ат һәм хатын-кыз" темалары бар. Бу темаларны Наталья Солженицына рәислегендәге Йомгаклау иншасын уздыру комиссиясе мәсьәләләре советы раслаган.

Йомгаклау иншасын 11 сыйныфлар декабрьдә яза. Аның нәтиҗәләре буенча Бердәм дәүләт имтиханына керү өчен рөхсәт бирелә. Инша темасы 15 минут алдан билгеле була. Эшләр "зачет"-"незачет" форматында бәяләнә.

Фото: Ильнар Тухбатов/архив

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев