Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Терроризм – җәмгыятькә янау»

«Терроризм – җәмгыятькә янау» - шушы исем астында 4 сентябрь көнне Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре террорга каршы акция үткәрделәр. Алар балалар белән авыл урамнарына чыктылар, үтеп баручыларга «Анти Террор» белешмәлекләре һәм тынычлык символы итеп кәгазь күгәрченнәр тараттылар.

Акциянең максаты хәзерге дөнья проблемаларына игътибар җәлеп итү һәм кешелеккә  терроризм куркынычы янау иде. Терроризм – ул иң авыр җинаять. Еш кына гаепсез кешеләр терроризм корбаны була, алар арасында балалар да бар. Безнең һәрберебез җаваплылык һәм уяулык күрсәтергә тиеш, чөнки мондый куркыныч хәлгә эләгүдән берәү дә иминләштерелмәгән.

Фото: saby.tatarstan.ru

saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев