6 декабрь 2022 яңалыклары
-
“Ислам нуры” түгәрәк өстәл
Беребез өчен дә сер түгел: милләтебезне саклап калуда ислам диненең дә, татар теленең дә бер үк дәрәҗәдә роле зур. Борынгы бабаларыбызның ислам динен дәүләт дине сыйфатында кабул итүе татар халкы тарихында иң әһәмиятле вакыйганың берсе булуы инде барыбызга да мәгълүм.
-
Татарстаннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен яңа ярдәм чарасы кертелде
Татарстаннан махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен яңа ярдәм чарасы кертелә. Хәзер аларның яңа туган балалары өчен сабый кирәк-ярагыннан торган бүләк җыелмалары тапшырылачак. Республика Премьер-министры Алексей Песошин бу җәһәттән указга кул куйган.
-
Кан хәтерен сызам димә...
Абый: “Күрше әби кереп Ясин сүрәсе дә укыды инде”, — дигәч, Нинаның күзеннән сыңар яше сытылып чыкты. Кинәт кенә тәнемә ниндидер кайнар дулкын китереп бәргәндәй тоелды: “Абый! Бәлки, аңа христиан рухание алып килергә кирәктер, шуңа тыныч күңел белән китә алмыйдыр?!” — дидем. Артур киенеп чыгып та йөгерде. Поп килеп укып киткәч, Нинаның йөзенә иңгән тынычлыкка барыбыз да таң калдык. Балаларга чыгып торырга куштым да, җиңгинең кулыннан тотып: “Нина, син бик яхшы кеше булдың. Абый өчен дә, балалар өчен дә бик зур рәхмәт сиңа. Менә догалы да булдың, бар инде, ял ит”, — дидем. Нина йокы баскан кешедәй күзләрен йомды. Абый, җиңел сулап: “Йоклап китте, бәгырькәем”, — диде. “Юк, абый, бөтенләй китте Нинаң”, — дидем.
-
Мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Мин дөньяны яратам» дигән күңел ачу программасы үткәрелде
Мичәнбаш авыл клубында мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Мин дөньяны яратам» дигән күңел ачу программасы үткәрелде.
-
Тимершык мәдәният йортында «Күңелем сине эзли» музыкаль драмасын сәхнәләштерү
Яңа иҗади сезонны ачу кысаларында, 28 ноябрь көнне Тимершык мәдәният йортында татар драматургы Самига Сәүбәнованың әсәре буенча «Күңелем сине эзли » музыкаль драмасы булып узды.
-
Халык синоптигы: «Хут суыклары башка елдагыга караганда нык салкын булачак»
Хут суыклары башка елдагыга караганда нык салкын булачак. Хут суыгы 35-40 оСка җитсә, җәй бик матур киләчәк. Аномаль күренешләр көтә дип уйламыйм.
-
СССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган бәйрәм концерты узды
4 декабрь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында «СССР да үскән балалар...» дигән СССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган бәйрәм концерты узды. Кунаклар өчен, бистәдә яшәүчеләр өчен кызыклы мәдәни - ял программасы әзерләнде, ул аларны үткән илгә җибәрде, ләкин 70 елдан артык бердәм совет халкы булып эшләгән миллионлаган кешенең йөрәгендә бар.
-
Балаларга яңа пособие бирә башлыйлар
3 яшькә кадәрге балалары булган ата-аналар ана капиталыннан айлык пособие алырга мөмкин. Аның күләме бер яшәү минимумына тигез булачак. Россия Президенты Владимир Путин бу җәһәттән тиешле законга кул куйган.
-
Игътибар, бәйге! Җиңүчегә – Кыш бабайдан бер капчык Яңа ел күчтәнәче!
«Саба таңнары» район газетасы редакциясе «Хуш киләсең, Яңа ел!» дигән яңа видеобәйге игълан итә.
-
Автомодельләштерү буенча ярышлардагы уңышларыбыз
2022 нче елның 3 нче декабрь көнне Буа шәһәрендә сәламәтлеге чикле балалар арасында гади автомодельләр буенча зона ярышлары булып узды.