Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Мин дөньяны яратам» дигән күңел ачу программасы үткәрелде

Мичәнбаш авыл клубында мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Мин дөньяны яратам» дигән күңел ачу программасы үткәрелде.

Бәйрәм театральләштерелгән спектакль, әкият геройлары, костюмнар, музыка һәм күңелле конкурслар белән башланып китте.

Чара кысаларында өлкәннәр дә, балалар да бәйрәм кунакларына күңел җылысын, мәхәббәтләрен һәм иҗатларын чын күңелдән бүләк иттеләр.

 Балалар табышмаклар чиштеләр, уйнадылар, шаян биремнәр үтәделәр. Аннары бер тату гаилә сыман, балалар чәй мәҗлесе вакытында бер-берсе белән аралаша алдылар. Бәйрәм бик мавыктыргыч һәм күңелле үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев