7 февраль 2022 яңалыклары
-
Татарстанда ике кеше һәлак булган куркыныч авариянең нәтиҗәләре видеога эләккән
Җитди юл һәлакәте Татарстанда М7 трассасының Оренбург юлына таба борылышы алдыннан килеп чыккан.
-
Чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Татарстан спортчысы Олимпиадада көмеш медаль яулады
Бу дисциплинада Россия 54 елга беренче тапкыр Олимпия медаленә ия булды.
-
Эзмә һәм Шәмәрдән авыл җирлекләрендә хоккей уеннары узды
6 нчы февраль көнне Эзмә һәм Шәмәрдән авыл җирлекләрендә ир-ат командалары арасында алкалы хоккей буенча Саба районы чемпионатының чираттагы уеннары узды.
-
8 февральгә һава торышы
8 февральдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы. Төнлә кар явачак. Көндез явым-төшемнәрсез. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил. Төнлә һава температурасы -10..-15˚, аязганда -20˚, көндез -4..-9˚ градус. Юлларда бозлавык.
-
“Игенче” җәмгыяте Киров өлкәсеннән сенаж алып кайта башлады
Агымдагы елның кышлату чорында малларны җитәрлек күләмдә азык белән тәэмин итү өчен, “Игенче” җәмгыяте Киров өлкәсе Сунский районыннан сенаж алып кайта башлады. Кайткан терлек азыгы траншеяга тигезләп Һәм тыгызлап урнаштырылып барыла.
-
Олыяз авылында яшәүче Гатауллина Назилә Галиәкбәр кызына - 90 яшь
Олыяз авылында яшәүче Гатауллина Назилә Галиәкбәр кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярга Эзмә авыл җирлеге башлыгы Альмир Шәйхетдинов Россия Президенты котлавын тапшырды.
-
Грипп һәм ОРВИ таралу сәбәпле, Татарстанда ун мәктәп тулысынча ябылган
Ялларда мәктәпләрне җыештырдылар һәм бактерицид лампалары ярдәмендә зарарсызландырдылар.
-
Тимершык мәктәбе базасында 2007-2008 елгы яшүсмерләр арасында баскетбол буенча ачык турнир узды
Ярышта 4 команда катнашты: «Сабантуй-1,» «Сабантуй-2», Арча һәм Кукмара шәһәрләреннән килгән командалар.
-
Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Республика гербы көне белән котлады
Интернет кулланучылар котлауларга кушылды.
-
Байлар Сабасының Гомәр Бәширов урамында кышкы Сабантуй узды
Урамнарның төрлесе була: озыны, кыскасы, мәгънәле исемлесе, бердәм халыклысы, дошманлашып яшәүчесе, күршесенең кем икәнен дә белмәүчесе... Байлар Сабасының данлыклы язучы Гомәр Бәширов исемен йөртүче урамында яшәүчеләрне исә дуслык берләштерә.
-
Ике Басу Арташ мәдәният йортында “Баш куям тезләреңә” спектакле куелды
4 нче февраль көнне Ике Басу Арташ мәдәният йортында Кибәче авыл җирлеге хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре катнашында Айгөл Әхмәтвәлиеваның “Баш куям тезләреңә” дип исемләнгән спектаклен сәхнәгә куйдылар.
-
Эзмә урта мәктәбе базасында укучылар арасында хоккей турниры үткәрелде
Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 33 ел тулу уңаеннан, интернационал бурычын үтәгәндә һәлак булган райондашларыбыз истәлегенә, Эзмә урта мәктәбе базасында укучылар арасында хоккей турниры үткәрелде.
-
Россия Олимпиадада фигуралы шуу буенча команда турнирында беренче урынны яулады
Камилә Вәлиева кыска һәм ирекле программада беренче булды.