Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Эзмә урта мәктәбе базасында укучылар арасында хоккей турниры үткәрелде

Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 33 ел тулу уңаеннан, интернационал бурычын үтәгәндә һәлак булган райондашларыбыз истәлегенә, Эзмә урта мәктәбе базасында укучылар арасында хоккей турниры үткәрелде.

Уеннарны мәктәп дирекциясе Татарстан Республикасы Әфганстан сугышы һәм башка җирле конфликтлар инвалидлары иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсе, “Сугышчан туганлык” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Саба бүлекчәсе, район хәрби комиссариат, “Игенче” җәмгыяте белән берлектә оештырды. Турнирда җиңүне мәйданчык хуҗалары – Эзмә урта мәктәбе командасы яулады. Икенче урында – Шекше, өченчедә – Тимершык, дүртенчедә Шыңар урта мәктәбе укучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев