7 апрель 2018 яңалыклары
-
Казан “Зениты” “Кузбасс”ны җиңеп, Россия чемпионаты финалына чыкты
Татарстан волейболчылары ил чемпионаты “алтыны” өчен “Зенит”(Санкт-Петербург) – “Динамо” (Мәсәкәү) матчы җиңүчесе белән көрәшәчәк.
-
«Бәләкәч» балалар бакчасында пожар куркынычсызлыгы тәэмин итүгә багышланган чара
2018 нче елның 6 нчы апрелендә Сабаның 5 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасы хезмәткәрләре районның дәүләт янгын күзәтү хезмәткәрләре белән берлектә пожар куркынычсызлыгы тәэмин итүгә багышланган чара үткәрде.
-
Бүген Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак
Ярминкәләр Казанда ун мәйданчыкта, Чаллыда Габдулла Тукай яр буе урамында (“Төзүче” стадионы), Яшел Үзәндә "Яңа Тура" территориясендә була.
-
“Без рәхәттә яшәгән театр түгел”
Бу арада Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрының хезмәт сөючән кырмыска оясын хәтерләткән көннәре. Ниһаять, театрның үз куышы булачак! Шатлыкларын уртаклашырга килгән җирдән театрның директоры Мансур Ярмиев һәм баш режиссер Ренат Әюпов белән сөйләшеп алдык.
-
«Авыл укытучысы — 2018» бәйгесе старт ала!
Авыл мәктәпләрендә эшләүче укытучылар арасында оештырылып килгән һөнәри бәйгегә старт бирәбез. Катнашучылардан иҗади эшләр 30 нчы июньгә кадәр кабул ителәчәк.
-
Кукмарада вәгазь кичәсе узды
5 апрельдә изге җомга кичендә Кукмара Үзәк мәчетендә вәгазь кичәсе үтте. Күркәм гадәткә әверелгән “Мөселманнар җыены” кысаларында оештырыла торган әлеге кичәләрдә төрле төбәк имамнары, остаз-мөгаллимнәр катнаша.