Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

“Без рәхәттә яшәгән театр түгел”

Бу арада Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрының хезмәт сөючән кырмыска оясын хәтерләткән көннәре. Ниһаять, театрның үз куышы булачак! Шатлыкларын уртаклашырга килгән җирдән театрның директоры Мансур Ярмиев һәм баш режиссер Ренат Әюпов белән сөйләшеп алдык.

Алты шкаф, өч өстәл...

Үз ояларына илтүче юл шактый озын һәм сикәлтәле була аларның. 1987 елда Фәрит Хәби­буллин нигез салган театр-студия­нең тамаша залы булмый, спек­такльләр әле мәктәпләрдә, әле авыл мәдәният йортларында, әле балалар йортларында күрсәтелә. Соңгы елларын театр “Әкият” балалар үзәгендә өйдәш булып үткәрде, ниһаять, кариевлылар Офицерлар йорты дип аталган яңа бинага күчәргә җыена. Театрда ыгы-зыгы: эшчеләр җиһазлар урнаштыру белән мәшгуль, ә актерлар исә репетиция эшләренә чумган.


Мансур Ярмиев белән театр­ның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында гәпләштек. Директор булып килгәненә дә алты ел була икән инде. Театрны яңадан аякка бастырырга туры килә аңа. Монда килгәч, иң беренче эшләгән эше – сәхнә пәрдәсен рәткә китерү, явым-төшемне үткәргән түбәне ямау, идәнне төзәтү. Мондый ямаулык­лардан соң бина азрак рәткә кергәндәй була. Тик тагын бер сынауны узарга мәҗбүр була кариевлылар. “Адмирал” сәүдә үзәгендә янгын чыгу сәбәпле, театр кабат күченә.


– Шөкер, түбәсез калмадык, “Әкият” балалар үзәге үз канаты астына алды. Икенче кат сәхнә ясарга туры килде, анда уттан башка берни юк иде, – ди Мансур Ярмиев.


 Үз сәхнәсе булмаганнарның, билгеле, декорация, тамаша өчен кирәк-яракны, киемнәрне урнаштыру өчен урыны да, аларны ясау өчен мөмкинлекләре дә булмый. “Тегүчеләр өйләрендә текте, үзем­нең гаражда станок торды, шунда эш кайнады, рәссамнар да өйдә иҗат итте. Әмма коллективны сак­лап кала алдык. Бездә чын-чынлап эшенә тугры булганнар гына калды”, – диде директор.


Гладилов урамындагы бинаны сагына Мансур Ярмиев. Сәбәбе – бинаның акустикасында. “Андагы акустика Казанда башка беркайда да юк! Артистларга спектакльдә уйнау өчен микрофон да кирәк түгел иде хәтта. Үземнең җырлый белүемне дә шунда гына аңладым мин!” – ди Мансур Зиннурович.


Яшь тамашачы театры татар теле буенча чыккан шау-шуны үз файдасына бора алган. Мансур Ярмиев әйтүенчә, аларның, күбрәк тамашачы җыябыз дип, урысча спектакль уйнаганнары юк. “Безнең татар теленнән йөз чөергәнебез юк. Татар теленең авыр хәлдә калуы безне тагын да берләштерде. Балаларда да татар теленә мөнәсәбәт яхшы якка үзгәрде  дим әле мин”, – диде театр җитәкчесе һәм фикерен мисал белән дә ныгытты. Әйтик, хәзер күпчелек тамашачы тәрҗемә өчен колакчын сорамый башлаган.   Балаларның аңларга тырышып караулары сизелә, ди җитәкче.


Алар тиздән 3800 квадрат метр­лы бинага күчәчәк. Театрда ике зал бар: кечесе 120 тамашачыны үз эченә сыйдыра, зурысында – 220 урын. Кайнар чәйле, тәмле камыр ризыклы буфеты да юк түгел. Фойе иркен, Яңа ел тамашалары үткәрү өчен дә бер дигән. Труппа өчен мөмкинлекләргә килгәндә, грим бүлмәләрендә уңайлыклар сокланырлык, җылылык, ут-су мәсьә­ләләре дә хәл ителгән. 30 еллык театрның куллана алырлык үзенең алты шкафы, өч өстәле генә калган иде. Алардан тыш хәзер администрация бүлмәлә­рендә телефоннар, компьютерлар булачак. 

Яңарабыз, яраклашабыз...

Бәйрәм өстенә бәйрәм Кариев театрында! Бүген баш режис­сер­ның туган көне икән. Коллектив ихлас котлый үзен. Әле шушы көннәрдә генә “Тантана” театраль премиясенә дә ия булып куйдылар. Бердәмлектә – көч, дигәннәре шушыдыр инде.


– Курчак театры белән өйдәш­ләр булып яшәдек, ул бинага рәх­мәтле булып кердек без, алар безне аңлап кабул итте, – ди баш режиссер, яңа бинага күчү, театр тормышы турында кызыксынгач. – Җитәкчелек белән дә, артистлар белән дә каршылыкка кермәдек. Тамашачыларыбызны да бер-бе­ребездән урламадык.  Сук­­магыбыз бер булса да, юнә­леш­ләр төрле.


Яңа бинаның яңа эш алымнарын таләп итүе көн кебек ачык. Моны Ренат Әюпов та яхшы аңлый. “Булган спектакльләрне шушы яңа мәйданга кертеп, аңа яраклаштырасы бар”, – диде баш режиссер бу уңайдан. Күбесе бина булмау сәбәпле уйналмый торган икән. Болар – “Сак-Сок”, “Король Лир”, “Умыр­­зая” спектакльләре. “Без яңа­­­­рабыз, ләкин үткәннәргә дә кайтырга туры килә, чөнки шушы иске спектакльләргә дә яңа сулыш өрергә кирәк”, –  диде ул.


Кариев театрындагы актерларны халык фильм яки клипларда еш күрә. Ренат Әюпов, бу – артистларны үстерә, чыныктыра, дигән фи­кердә. Кариевлыларны кинорежиссерлар ихлас һәм гади булулары өчен ярата икән.


– Без байлыкта, рәхәттә яшәгән театр түгел! Барысын да нульдән башладык. Барыбыз да сабыр булып, шушы бинаны көттек, коллективта иң-иңнәр генә калды. Балалар белән яңа урында очрашу теләге артистларны яшәтте, – диде Ренат Әюпов, сәхнәле булуларына куанып.


Кариев театры яңа бинага кү­чүне апрель урталарына планлаштыра. Апрельдә яңа сайт эшли башлый, электрон билет сату системасы эшләп китәчәк. Яңа бина булгач, алмаш гастрольләр дә булачак. Алар җәйге туристик маршрутка да кертелгән. Бу – җәен көненә 30 минутлык өчәр спектакль күрсәтергә кирәк дигән сүз. Труппа җәйге урак өстенә әзер­ләнә.

Фото: http://karievteatr.ru

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев