Саба таңнары

Чулпан Гарифуллина автор яңалыклары

  • 18 июль 2018 - 16:12
    “Заманча итәбез дип, җырны тамырыннан аермыйлар”
    Җыр сәнгате бер урында гына таптанып тормый. Тик, алга барган саен, миллилегебез, тыйнак­лыгыбыз, моңыбыз югала бара төсле. Әле ярый җырчылар арасында шул миллилекне саклап калырга омтылучылар бар. Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов менә шундыйлардан.
    131
    0
    0
  • 13 июль 2018 - 11:10
    “Мин бит әле артист кына”
    Озын буе, җиңел, ябык гәүдәсеннән һәм... тавышыннан таныйлар, үз итәләр аны. “Зәңгәр шәл” спектаклендә “Кара урман” җырын башкаруын гына искә төшерегез! Раил Шәмсуаров­ның моңлы актер булуын театрга еш йөрүче тамашачы әллә кайчан сизде инде. Рольләрне тавышының мөмкинлекләренә карап бирәләрдер кебек аңа. Тагын бер үзенчәлекле ягы – хыялыйлыгы бар. Аралашып утырганда да: “Бу егет образыннан чыкмаганмы, әллә кереп тә тормаганмы?” дип уйлап куясың. Раилнең Камал театры сәхнәсенә менүенә дә ун ел була икән инде. Актерның театр тормышын барлап кына калмыйча, дөньяга карашы, бүгенге вакыйгаларга мөнәсәбәте турында да кызыксындык.
    257
    0
    0
  • 11 июль 2018 - 16:41
    Кемгә – диңгез, кемгә – күл
    “Каникул бөтен кешегә дә ял дигәнне аңлатмый икән”, – дип шаяртты Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһа­нов. Аның каравы балалар каникулны файдалы үткәрергә тиеш. Мо­ның өчен бездә шартлар бар. Балаларның җәйге ялын оештыруга багышланган брифингта шул хакта һәм лагерьлар­ның эшчәнлеге турында сөйләштеләр.
    124
    0
    0
  • 10 июль 2018 - 11:05
    Киңәш кирәксә, Әлфиягә кушыл
    Баладан кызыгып, ата-ана да “интернет“ дигән дөньяны гизә торган заманада яшибез. Интернетны дөрес итеп куллана белергә кирәк бит аны. 57 яшен тутырган Әлфия апа Галиәхмәтова кебек, мәсәлән. Беренче татар инстаблогеры Ринат Галиәхмәтовның әнисе ул. Әлфия апаның “хоп-хоп” дип көн дә иртән җәяүләп йөрүләрен, кышын чаңгыда шууларын карау, көн саен аннан яңа рецептлар көтүләр 11 меңгә якын язылучының гадәти бер тормыш күренешенә әйләнеп куйды инде. “Әти-әниләрегез интернет белән эш итәргә өйрәнсен, өйрәтегез. Сез еракта, яшь барган саен, үзеңне ялгыз итеп тойган чаклар була. Балаларны, оныкларны сагынабыз. Шул чакта телефон ярдәмгә килә”, – дип бөтен яшьләргә мөрәҗәгать итә Әлфия апа.
    206
    0
    0
  • 7 апрель 2018 - 09:21
    “Без рәхәттә яшәгән театр түгел”
    Бу арада Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрының хезмәт сөючән кырмыска оясын хәтерләткән көннәре. Ниһаять, театрның үз куышы булачак! Шатлыкларын уртаклашырга килгән җирдән театрның директоры Мансур Ярмиев һәм баш режиссер Ренат Әюпов белән сөйләшеп алдык.
    205
    0
    0
  • 30 март 2018 - 10:27
    Нәфисә Хәйрул­лина: “Бөтен вакытым гаиләмә багышланган”
    Ул, “Ерактагы йолдызым” фильмында Чулпан ролен башкарып, күпме егетләрнең башын әйләндерде, “Курчак туе”нда чишенеп, шау-шу тудырды, аннан озак кына югалып торды... Шул вакыт эчен­дә рус эстрадасы җырчысы Алексей Воробьевка, үзенең иҗатташ кулдашы Эмиль Талиповка “кияүгә” дә бирделәр аны. Ә чынлыкта... Чынлыкта Нәфисә Хәйрул­лина Мәскәүдә бала тәрбияләп ята.
    450
    0
    0
  • 29 март 2018 - 11:12
    Ул бу җирдә үзенчә яши
    Җырчы Әлфия Авзалова моңлылыгын күп кайгылар кичерүе белән аңлата иде. Шагыйрә Шәмсия Җиһангиро­ваның җырлап торган шигырьләр язуын, күңеленең нечкә кыллы булуын да нәкъ шулай аңлатырга мөмкиндер. Әтиле ятим булырга, интернатта укырга, тол хатын-кыз язмышын күрергә туры килә аңа...
    294
    0
    2
Реклама