Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мә сиңа да мә миңа. Кемгә нәрсә бүләк итәсе?

Якыннарга, дусларга нәрсә бүләк итәргә? Яңа елга санаулы көннәр генә калды бит! Энә дә бүләк, дөя дә бүләк, дибез дә, тик барыбер бүләкнең күңелгә хуш килә торганын көтәбез. Туганнарга, хезмәттәшләргә, дусларга – һәрберсенә ярарга кирәк. Кыс­касы, җиңел эш түгел бу. Ел саен бер үк төрле нәрсә дә биреп булмый...

350tv.ru сайтындагы мәгъ­лү­матка караганда, Россиядә яшәү­челәрнең күпчелеге Яңа ел бүләге итеп акча, смартфон, ноутбук, косметика бирүләрен тели. Сораштыруда катнашкан хатын-кызларның 80 проценты, ә ир-атларның 74 проценты үз-үзләренә шушындый бүләк ясарга ниятли.

 
Россиянең төрле төбәкләрен­дә бүләкләргә төрлечә караш. Мисал өчен, Санкт-Петербургта китап иң популяр бүләкләр арасында икенче булып тора. Бөтен ил буенча карасаң, китап бишенче урынны били. Россиянең көнья­гында “матурлык һәм сәламәтлек” төркеменә караган товарлар шактый популяр икән. Екатеринбургта Яңа ел алдыннан электроника кибетләрендә киштәләр бушарга тотына.


Бүләкләр сатып алуны без соң­гы көнгә кадәр сузабыз. Ашыккач, кирәкмәгән яисә артык кыйм­мәтле бүләкләр дә алып куела. Бүләк сайлаганда ничек ялгыш­мас­ка? Аларны ничек үзенчәлекле итеп тапшырырга? Яңа ел бәйрәме алдыннан бу киңәшләр сезгә ярап куяр.


Нәрсә бүләк итәргә?


Биргәннең битенә бакмыйлар анысы. Бүләк кабул иткәндә, ошый­мы ул сиңа, юкмы, күрсәт­мәскә, рәхмәтле булып аласың. Уңайсыз хәлдә калмыйм дисәгез, сертификатлар, бүләк ителгән бүләкләр, йомшак уенчыклар, гигиена әйберләре җыелмасын бүләк итүдән баш тартыгыз. Бүләк иясе аларның ашык-пошык, иң соңгы мизгелдә сайланганын шундук аңлаячак. Аннан, мәсәлән, сертификатларда күпмегә сатып алынганын да белеп була, суммасы языла бит. Йомшак уенчыклар исә бер кирәкмәгәнгә тузан җыеп кына ятачак.


Ничек сайларга?


Бүләкнең булачак иясе бе­лән бергә кибетләрдә йө­регез. Әмма “сиңа бүләк сайлыйбыз” дияргә кирәкми. Имеш, сезгә яңа сумка яисә аяк киеме кирәк, ди. Шушы сылтау белән төр­ле ки­бетләр аша үтегез. Юл­дашыгызның да “менә бу әйбер миңа кирәк иде”, дип әйтеп куюы ихтимал. Сез исә аның теләген истә калдырып, шул кирәкле әйберне бүләккә сатып ала аласыз.


Шөгыльләргә игътибар итегез. Һәркемнең ниндидер шөгыле була. Сезгә исә бүләк сайлаган кешегезнең нәрсә эшләргә яратуын, нинди шөгыль иясе булуын исәпкә алырга кирәк.


Искә төшерегез. Кайбер очракта бүләк сайлаганда соңгы тапкыр нәрсә турында сөйләшүне искә алу да җитә. Дустыгыз күрше­сендә күргән бик шәп лампаны мактадымы? Димәк, ул үз өендә дә шундый лампа күрергә теләр иде. Әниегез иптәш кызында матур күлмәк күргәнме? Менә сезгә яңа күлмәк бүләк итәргә сәбәп!


Ничек тапшырырга?


Бүләкләр сайланды, алынды. Барысы да әзер. Хәзер исә аларны иясенә дөрес итеп тапшырырга кирәк.


Квест оештыр. Бүләкне бик тиз генә табып булмый торган урын­га яшерегез. “Кыш бабай бүләкләрен алып килде, әмма яшереп куйды”, – дип, уенын-чынын бергә кушып квестны башлап җибәрегез. Бү­ләккә юл төрле “киртәләрдән” торуын искәртегез. “Киртәләр” дигә­не төрле сораулар, табышмаклар булырга мөмкин.


Кыш бабай ярдәме. Бүләк­ләрне кунакларга бирү өчен Кыш бабай чакырырга була. Яки үзегез Кыш бабай киеменнән чыгыш ясый аласыз. Һәр кунак үз бүләген алу өчен сезгә балачактагы кебек йә шигырь сөйләргә, йә җыр җырларга тиеш.


Җылы-салкын. Бу уен белән һәркем таныш. Бүләкне алдан яше­реп куярга кирәк булыр. Кунакның күзен бәйләп, аңа юлны “җылы-салкын” дигән сүзләр ярдәмендә күрсәтеп торырга мөмкин.


Акчаны “бизибез”. Бүләккә акча да бирергә була бит әле. Бу отышлырак та. Акча иясе үзенә те­ләгән нәрсәне үзе сатып ала. Әмма акчаны да матур итеп төреп бүләк итәргә мөмкин. Мәсәлән, зур күләм­дә акча бүләк итәргә җыенсагыз (1 мең сум, ди), аны вак купюрага алмаштырыгыз (йөз­лекләргә), кеч­кенә банкага төреп тутырыгыз да, банканы лента ярдәмендә би­зәгез. Тагын бер ысул: акча букеты. Аны хәзер махсус та ясыйлар. Шулай ук акча төргәген торт эченә салып калдырырга да була.

Фото: https://pixabay.com | KlausHausmann

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев