Явлаштау авылында яшәүче Сәүдә Шәймулла кызы Әхмәтҗанова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте, аңа РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова һәм Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Булат Нәҗипов тапшырды.
Явлаштау авылында яшәүче хөрмәтле тыл һәм хезмәт ветераны, Сәүдә Шәймулла кызы Әхмәтҗанова үзенең күркәм юбилеен — 90 яшьлеген билгеләп үтте. Озак еллар дәвамында намуслы хезмәт куйган, авырлыкларга бирешмичә, лаеклы гомер кичергән әбиебезне ихлас күңелдән зур бәйрәме белән тәбрик иттеләр.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин исеменнән килгән Котлау хатын аңа социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова һәм Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Булат Нәҗипов тантаналы рәвештә тапшырды. Алар юбилярга илебезнең киләчәге хакына фидакарь хезмәте өчен олы рәхмәтләрен җиткерделәр, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм җан тынычлыгы теләделәр.
Сәүдә апага алдагы көннәрендә дә кадер-хөрмәттә, балаларының, оныкларының игелеген күреп, бәрәкәтле һәм имин тормышта яшәвен телибез. Мондый акыллы, сабыр һәм эш сөючән буын вәкилләре — безнең горурлыгыбыз һәм байлыгыбыз.
Нет комментариев