Олыяз авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган Рүзәл Исламовны җирләделәр
Район яңалыклары

Олыяз авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган Рүзәл Исламовны җирләделәр

Районыбыз тагын батыр улы белән хушлашты

  Бүген Олыяз авылында олы кайгы. Авылдашлары, махсус хәрби операциядә вафат булган Рүзәл Исламовны соңгы юлга озаттылар. Районыбызның батыр улы белән саубуллашырга районыбыз җитәкчеләре, авыл халкы, дуслары, хезмәттәшләре килде.

Рүзәл СВОга мобилизация игълан ителүнең беренче көннәрендә үк китә. 4 ел буе илебез азатлыгы өчен тугры хезмәт куя. Батыр, уяу, һәр эшен җиренә җиткереп үтәүче, ярдәмчел, кешелекле егет командирлары һәм бергә хезмәт иткән иптәшләре арасында зур абруй казана. Батырлыгы өчен җитәкчелек тарафыннан хәрби бүләкләүләргә лаек була. Кызганычка каршы, 8 сентябрь көнне хәрби бурычын үтәгәндә геройларча вафат була.
Бүген Рүзәл Нәкыйп улының җәсәде туган авылы зиратына җирләнде…

Рүзәлнең якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз. Рүзәл Нәкыйп улының авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын. Илебез азатлыгы өчен шәһит киткән батыр улларыбызның якты истәлекләре һәрвакыт безнең күңелләрдә сакланыр. Тыныч йокла, Рүзәл...


Нет комментариев