12 сентябрьдә Яр Чаллыда узган Татарстан чемпионатында Саба районының «Олимп» мәктәбе спортчылары җиңел атлетика кроссыннан дүрт призлы урын яулап кайтты.
12 сентябрьдә Яр Чаллы җиңел атлетика кроссы буенча Татарстан Республикасы чемпионатын һәм беренчелеген кабул итте! «Прибрежный» матур паркында җиңел атлетика кроссы буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге старт алды. Дистанциягә Татарстанның төрле почмакларыннан 120 дән артык спортчы чыкты. Кросста Саба муниципаль районының «Олимп» урта гомуми белем бирү мәктәбе спортчылары да актив катнашты.
Безнең спортчыларның нәтиҗәләре: 2013-2014 елгы яшь категориясендә Әмирә Рахимова -3 урын, Алисә Арсланова -4 урын. 2011-2012 елгы яшь категориясендә Алеся Васильева -6 урын. Аяз Арстамбеков ТР чемпионатында 4 урынны яулады Барлык спортчыларны,тренер С.В. Васильев һәм оештыручыларны якты спорт вакыйгасы белән котлыйбыз! Яңа стартлар, җиңүләр һәм рекордлар телибез!
Нет комментариев