Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызык-мызык

Бөтен хикмәт – итендә. Шашлык янган иткә әверелмәсен өчен киңәшләр

Май бәйрәмнәренә дә күп калмады. Дус-туганнар, гаилә белән табигать кочагына чыгып ял итәр өчен менә дигән сәбәп бу. Бакча, йорт-җир эшләреннән соң, гадәттә, шашлык пешереп сыйланалар. Аны нинди иттән пеше­рәсез соң? Организм өчен авыр да булмасын, тәмле дә булсын дисәгез, итне дөрес сайлый белергә кирәк.

Алданмагыз!

 
Шашлык өчен итне сатып алган очракта бик игътибарлы булырга кирәк. Намуссыз сатучылар кармагына эләкмәгез. Бу очракта берничә кагыйдәне истә тотасы булыр. Ризык сатып алганда, сәүдәгә рөхсәт биргән ветеринария документларына күз салырга иренмәгез. Ниндидер сәбәпләр табып, андый документларны күрсәтүдән баш тарталар икән, димәк, шикләнергә сәбәп бар. Арзанга кызыгып, сәламәт­легегезне куркыныч астына куймагыз! Сатып алучыларга чын продукцияне ясалмасыннан аерырга, куллану вакытына игътибар бирергә кирәк. Сыйфатсыз продукциягә юлыксагыз, дәшми калмагыз. Язмача гариза әзерләргә мөмкин. Гариза нигезен­дә сәүдә ноктасына планнан тыш тикшерү килүе ихтимал. Шашлык өчен итне рәсми сәүдә нокталарыннан гына алырга, сатып алу урынында санитария кагыйдәләренең үтәлешенә игътибар итәргә кирәк.

 
Бәрән ите

 
Күпләр бәрән итен майлы һәм организм өчен авыр үзләштерелә торган дип уйлый. Әмма диетолог­лар моны инкарь итә. Кайбер ил­ләрдә, киресенчә, диетада уты­ручыларның рационына кер­телгән бердәнбер ит ул. Бәрән итендә теш эмален ныгыта торган матдә – фтор бар. Ул башка бернинди иттә дә юк. Бәрән ите – калорияләрне энер­гиягә әйлән­дереп, эшләгәндә яисә физик күнегүләр ясаганда организм өчен ярдәм итә торган иң шәп ризык та әле. Тик бәрән итен еш ашарга ярамый. Атнага бер булса, җитеп тора.


Сыер ите

 
Сыер итендә аксым, тимер һәм А витамины күп. Яшь мал ите турында бу. Карт сыер итендә исә зыянлы майлар һәм организмда оксидлашу процессын китереп чыгаручы матдәләр бар.


Тавык ите

 
Тавык ите диетик ит санала. Бу төр иттә глютамин бар. Ул стресс­ларга каршы көрәшүдә, нерв сис­темасын һәм иммунитетны ныгытуда катнаша. Юкка гына опе­рациядән чыккан кешеләргә савыгу өчен тавык шулпасы эчәр­гә кушмыйлар. Шулай ук тавык итен­дә В6 витамины күп.


Тәмле булсын!

 
Ничек тәмле итеп маринад әзер­ләргә, дип баш ватасыздыр. Әллә каян эзләнмәгез, рецептлар белән үзебез бүлешәбез. Теләчедән аш-су остасы Рә­филә Шәмсетдиновадан те­лең­не йотарлык шашлык рецепты:


2 кг туралган тавыкка ярым­боҗралап бер баш суганны турап салабыз, шуңа 150 г соя соусы өстибез. Шуларны яхшылап болгатабыз, өстенә авыр әйбер бас­тырып, 12-14 сәгатькә салкынча урынга куябыз. Гадәттә итне шулай маринадлап, төнгә калдырам. Тоз салырга да кирәкми, соя соусының тозы җитә. Шашлык бик тәмле, йомшак һәм кетердәп пешәчәк.


Сарык итеннән классик рецепт

 
Яңа суелган сарык итен артык маеннан арындырып, зур өлеш­ләргә бүләргә. Маринад өчен бик күп итеп суган кирәк. Аны иттарткычтан чыгарырга. Маринад өчен помидорлар да кирәк булыр. Аларны ярымтүгәрәкләп турарга. Маринад кушылган итне 2-3 сәгатькә салкынча урынга куярга. Кыздырыр алдыннан шампурга ит, суган, помидорны чиратлап тезәргә.


Минераль су белән шашлык рецепты


Сарык итен кисәкләргә бүлә­без, суганны угычтан уып салабыз. Шуңа минераль су өстибез, майонез, аш серкәсе салып болгатабыз. Шашлыкны 4 сәгатькә калдырып торабыз, аннан пе­шерә башлыйбыз.


Куян итеннән шашлык рецепты


Мондый төр шашлык өчен ки­рәк булыр: куян түше, 1 литр су, 25 гр 9 процентлы аш серкәсе, эре тоз, 1 баш суган. Суга барлык ингредиентларны кушып, болгатабыз, 4 сәгать көтәбез дә кыздыра башлыйбыз.


Чия согы кушылган шашлык рецепты


Үгез итен зур кисәкләргә бү­ләбез, тоз, 200 гр чия согы өс­тибез, боҗралап суган турап, тә­менчә борыч салып болгатабыз. 4 сәгать маринадны “ял” иттер­гәннән соң, итне шампурларга тезеп, кыздырабыз. Еш әйләндереп торырга кирәк булыр.

 

Истән чыгармагыз!

 

Шашлыкны металл савыт-сабада маринадларга ярамый. Шашлык өчен маринадлар әче һәм алар металл белән реак­циягә керә. Бу исә шашлык тәменә йогынты ясаячак. Шашлыкны эмаль яки пыяла савыт-сабада маринадларга ки­ңәш ителә. Шунысын да искәртеп үтик: 25 апрельдән 10 майга чаклы республикада янгынга каршы гадәттән тыш режим кертелде. Бу вакытта ачык утта ризык пешерү, чүп яндыру тыела. Коры үлән ягу да рөхсәт ителми. Кагыйдәләрне бозган кешеләргә штрафлар каралган.

Фото: https://pixabay.com | nikitozawr

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев