Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

“Шашлыктан да букет сорыйлар”

Хәзер роза, лалә белән генә берәүне дә гаҗәпләндереп булмый. Чәчәк бәйләменең исни торганына түгел, ә ашый торганына ихтыяҗ күбрәк икән бит.

“Чит илләрдән дә заказлар бар”

Тәм-томнардан бәйләмнәр ясаучы (фудфлорист) Сабина Исхакова белән бәйрәмнәргә бай атнада танышып киттек. Беренче тәмле бәйләмен ул… БДИга әзерләнгән арада ясаган икән. “Мавыгуымны дусларым да үз итте. Беренче бәйләмемне 1500 сумга саткан идем. Букетларны бик яратып ясыйм”, − ди Сабина. Заказ бирүченең матди хәленә карап, күңелгә дә, кесәгә дә хуш килерлек бәйләмнәр җыеп бирә.

– Җиләкләрдән, җимешләрдән бәйләмнәр җыярга яратам. Әмма аларның мәшәкате күбрәк. Бәясе дә гел уйнап тора. Әйтик, җәен бер килограмм җир җиләге (клубника) 250 сум торса, хәзер бер мең сумнан да арзаны юк. Шуңа да кышка кергәндә җиләкле бәйләмнәргә заказлар алмаска тырышам. Кипкән җиләк-җимеш һәм чикләвекләрдән бәйләм җыю да ошый. Алар вакытны да азрак ала, алдан ясап куеп, сакларга да була.

– Иң үзенчәлекле заказыңны хәтерлисеңме?

– Самарадан берәү: “Бәясе кызыксындырмый, кәрҗинле булсын”, − дип, бик зур композициягә заказ бирде. Аның авырлыгы 20 килограмм булгандыр! Шушы көннәрдә шашлыктан букет ясарга заказ алдым. Ничек эшләргә икән дип уйлап утырам. Тәмле бәйләм сорап, Казанда яшәүче кешене котларга дип, чит илләрдән мөрәҗәгать итүчеләр дә булды.

– Тәм-томнар, җиләк-җимешләр кыйбат бит. Бу эш табыш китерәме соң?

– Бәйләм зуррак булган саен, чыгымы да, кереме дә күбрәк. Төрлечә була инде: 300 сум калган чаклар да, бөтенләй үземә калмаган очраклар да булды. Бер бәйләм өчен 11 мең сум табыш алганым да бар.

Үзебез ясыйбыз

Фудфлористларныкы кебек үк искиткеч булмаса да, бер мең сумга мин дә букет ясап карадым. Иясе дә, мин дә канәгать калдым. Һәркемнең кулыннан килә торган эш икән бу!

Кирәк: 3 лимон, 1 лайм, 5 алма, 2 банан, 1 айва, 1 свити җимеше (аның урынына әфлисун, грейпфрут кулланырга ярый), 2 ромашка чәчәге, 3 роза чәчәге, бәйләмне төрү өчен кәгазь, 30 см озынлыктагы таякчыклар (шпажка).

Бәйләмне җыябыз: җимешләрне яхшылап юабыз, корытабыз. Башларын кисәбез, һәрбер җимешне 3-4 таякчыкка утыртабыз. Эрерәк җимешләргә күбрәк таякчык тыгарга мөмкин. Соңрак берничә шундый җимешне берләштереп, скотч белән ябыштырабыз. Берәрсен бәйләм уртасына кую өчен сайлыйбыз һәм калганнарын аның тирәли урап, скотч белән ябыштырабыз. Эре җимешләрне бәйләмнең үзәгенә урнаштырсагыз, әйбәтрәк булыр. Таякчыкларны, тагын да ныграк торсын өчен, җеп белән бәйләргә була. Тирә-якларын чәчәкләр белән бизибез, шулай ук скотч белән урарга онытмыйбыз. Әзер бәйләмне матур кәгазьгә төрәбез. Шуннан соң аска чыгып торган таякчыкларны үткен кайчы белән кисеп ташлыйбыз.

Киңәш: тәмле бәйләм әзерләгәндә артык йомшак һәм өлгереп җитешкән җимешләр алырга тырышмагыз. Соңыннан бәйләмдәге җиләк-җимешләргә лимон согы сиптерсәгез була. Бу аларны озаграк сакларга булышачак, сусыл һәм матур итеп күрсәтәчәк. Бизәгәндә төсләргә игътибар итегез. Мәсәлән, цитруслы җимешләрдән торган бәйләмне кара төстәге кәгазьгә төрү уңышлы булыр. Зефир, маршмеллоу кебек баллы әйберләрдән бәйләмне кызыл, алсу төстәге яки крафт-кәгазьгә төрергә мөмкин.

Фото: vatantat.ru

Чыганак: vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев