21 октябрь 2019 яңалыклары
-
Буыннар бәйләнеше: Комсомол турында сөйләшик
19 октябрь көнне, Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, "Буыннар бәйләнеше: Комсомол турында сөйләшик" акциясе үткәрделәр. Чара барышында акциядә катнашучылар комсомол яшьлеге турында хатирәләре һәм хис-кичерешләре белән уртаклаштылар, комсомолларның ничек яшәве, эшләве, әлеге оешмага кабул ителүләре турында сөйләделәр. Тематик күргәзмәгә күзәтү үткәрелде.
-
МИФ VS ЧЫНБАРЛЫК: СМАРТФОННЫ КАЛДЫРЫРГАМЫ?
– Укытучы апа, мин дәфтәрне оныттым. – Ә син башыңны онытмадыңмы? :) Сезнең мәктәптә шундый «прикол» бармы? Аңа әллә ничә ел булса да, ул әле һаман да безнең телдә. Тик хәзер анда «баш» сүзе урынына «смартфон» сүзе күбрәк туры килә, сыман. Башка сыймаган әйбер бөтенесе дә шул гаджетларга кереп урнаша бит. Аларның зыяны турында күп сүзләр йөри. Тик бу, чыннан да, шулаймы соң? Без бүген бу сорауга нокта куярга булдык.
-
Такси машинасында аңсыз шоферны күреп, "ашыгыч ярдәм" чакыртканнар
Шоферның үз-үзенә кул салган булуы да ихтимал.
-
Дилә Нигъмәтуллина кабактан тиз генә нәрсә пешерергә булганын сөйләде
Кабаклар бакчадан өйгә кереп утырды.Нәрсә пешерергә белмисезме? Әллә ни мәшәкатьле булмаган бер рецепт бар икән. Аны җырчы Дилә Нигматуллина үз инстаграмында уртаклашты.
-
Саба аграр көллияте студентлары Бигәнәй мәдәният йортында
18 октябрь көнне, Саба аграр көллияте студентлары, Бигәнәй мәдәният йортында, концерт программасы белән чыгыш ясады.Авыл халкын матур концерт белән ял иттергәннәре өчен оештыручыларга һәм катнашучыларга Бигәнәй авылы халкы исеменнән рәхмәт әйтәсебез килә.
-
Салкын тигәндә куллана торган популяр, әмма файдасыз дәвалану төрләрен атадылар
Беренче каналдагы «Жить здорово» программасын алып баручы Елена Малышева салкын тиюне дәвалаганда файдасыз дарулар категориясен атады.
-
Ольга Бузова концертына 7,5 мең кеше җыелды
Кичә Казанның "Парк-Хаус" сәүдә һәм күңел үзәге парковкасында, җырчы, артист Ольга Бузова чыгыш ясады.
-
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле җилдә иминлек чаралары хакында искәртә
Сишәмбе, 22 октябрьдә төнлә һәм иртән республикада җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе көтелә.
-
Арбузов премиясенә Россия Фәннәр академиясе химигы Олег Синяшин лаек булды
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Халыкара премияне якташыбызга тапшыруга шат булуын белдерде.
-
ООО "ПМК - Мелиорация" хезмәткәрләре су агымын турайталар
Казанчы Бигәнәй авылы зираты тирәсендә эрозия һәм ишелү процесслары булу сәбәпле, ООО "ПМК - Мелиорация" хезмәткәрләре су агымын турайталар.
-
Синоптиклар татарстанлыларны көчле җил һәм томан хакында кисәтә
Казанда җилнең тизлеге көчәйгән вакытта урыны белән секундына – 15-18, республикада 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
-
Диктантта җибәрелгән төп хаталар билгеле
Диктантлар тикшерелде, билгеләр куелды, тиздән алар dictant.tatar сайтына кертеләчәк — ул арада иң еш ясалган 10 хатага күзәтү ясыйк.
-
Автомодельләштерү буенча республика ярышлары башланып китте
20 нче октябрь көнне Әлмәт шәһәрендә автомодельләштерү буенча республика ярышлары булып узды. Әлеге ярышлар 5 этаптан тора. Ярышларда Саба гимназиясе һәм Иштуган урта мәктәбе укучылары катнашты. Уңышлы чыгыш ясап, Саба гимназиясе укучылары Шайхутдинов Сәйдәш һәм Сәйфиев Булат 2 нче һәм 3 нче урыннарга лаек булдылар.
-
Хатын-кызлар авырлы вакытта грипп белән 18 тапкыр ешрак авырый
Казан табиблары көмәнле хатын-кызларга вакцинация узу кирәклеге хакында сөйләде.
-
ӘЛМӘТТӘ УКЫТУЧЫ БАЛАЛАРНЫҢ АВЫЗЫН СКОТЧ БЕЛӘН ЯБЫШТЫРГАН
Әлмәт шәһәренең 25нче номерлы мәктәбендә укытучы, сөйләшеп утырганнары өчен, беренче сыйныф балаларының авызын скотч белән ябыштырып куйган. Шулай ук, укытучы бер бала икенчесенең яңагын карандаш белән тишкәнне дә яшереп калдырган булырга мөмкин.